Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Хөрмәтле укытучылар! 04.10.2013

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер,иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз шикелле тоелыр. Рәхмәт сезнең сабырлыгыгыз, зирәклелегез, рухи дөньяга китергән юлыгыз өчен.
Хөрмәтле укытучыларыбызны котлап укучыларыбыз күңелле генә тапшырулар оештырганнар иде. Программада: “Телдән-телгә күчеп” – “Яңалыклар”,“Арабызда шундый кешеләр бар” – “Әйбәт – гайбәт”,“Сәламәт булыйм дисәң”- “Хәрәкәттә -бәрәкәт”,“Безнең сөйлисе килә” – “Яңалыклар”. Музыкаль номерларыбыз бәйрәмебезне тагы да бизәп җибәрде.
Соңыннан мәктәбебез президенты Рузинә Шәйдуллина барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлады һәм үзенең сыйныфташлары белән кулдан ясалган чәчәкләр бүләк итте. Укучылар оештырган бәйрәм концертын барлык укытучылар да ошаттылар.
-
Ключи от новых школьных автобусов марки «Peugeot Boxer - 222335» 03.10.2013

-
Обучение младших школьников основам проектной и исследовательской деятельности в образовательном процессе и внеурочной деятельности
02.10.2013
30.09 учитель начальных классов Фатхутдинова Р.М. участвовала в республиканском практико-ориентированном семинаре Приволжского межрегионального центра повышения квалификации и профессиональной переподготовки работников образования совместно с издательством «Экзамен» по теме «Обучение младших школьников основам проектной и исследовательской деятельности в образовательном процессе и внеурочной деятельности». Семинар вела Лутцева Елена Андреевна, кандидат педагогических наук, профессор кафедры начального и дошкольного образования АПК и ППРО РФ. На семинаре рассмотрели вопросы:
-Формирование ключевых компетенций младших школьников средствами внеурочной проектно-исследовательской деятельности.
- Психолого-дидактические основы ФГОС в начальном общем образовании.
-
«Основы компьютерной грамотности» 02.10.2013

В связи с повышенным интересом граждан старшего возраста к компьютеру и различным электронным услугам, началось обучение слушателей в Университет Третьего возраста на обучение по программе: «Основы компьютерной грамотности». Студентами стали неработающие граждане пенсионного возраста - получатели трудовых пенсий по старости.
В соответствии с решением Правления Татарстанского Отделения Союза пенсионеров России, будет проводиться соревнование по компьютерному многоборью (конкурс) среди выпускников Университета третьего возраста. По Положению сначала соревнования пройдут в муниципальных районах республики, по результату которых будут определены по два победителя в каждом районе для участия в республиканских соревнованиях. -
1 нче октябрь- “Өлкәннәр көне” 01.10.2013

Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килде мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел.
Бүген-Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Өлкәннәр көне бүген булса да,
Күңелегез сезнең гел яшь.
Яшәгез безнең арада
Булып назлаучы кояш.
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, кадерле әбиләребез, бабайларыбыз! Бәйрәм белән сезне !Сезгә исәнлек– саулык, озын Гомер телибез,Картлык коннэрегезне тән һэм күңел тынычлыгы белэн, балаларыгызнын һэм оныкларызнын сезнен турында тирән кайгыртуын, жылы монәсэбәтлэрен тоеп уткәрсәгез иде.
Бәйрәм сыйныф сәгате белән башланып китте. Укучылар кунакларыбызга төрледән-төрле кызыклы сораулар яудырды. Ә кунаклар шул сорауларга матур гына җавап бирделәр.Сораулар биргән укучыларга һәм сорауларга җавап биргән кунакларга махсус бүләкләр дә әзерләгән идек.
Бәйрәмебезнең икенче өлеше концерт номерларыннан торды. Ә дүртенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Мәхмүтовна белән матур итеп котлау открыткасы ясаганнар иде. Бу бүләкләр өлкәннәр күңеленә хуш килде.
Бәйрәмебезнең өченче өлеше ашханәдә өстәл артында үтте. Кунакларыбызны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйладык. Бәйрәмгә барлыгы егерме алты ветеран килгән иде. Барысы да канәгать булып өйләренә таралышты.
-
Бер очрашу – үзе бер гомер.
30.09.2013
Узган атнада Котлы-Бүкәш урта мәктәбендә якташыбыз шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Равил Фәйзуллинның 70 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Очрашуга язучы белән бергә аның иҗатташлары–Рәдиф Гаташ, Флера Тарханова, Мирза Ибраһимов, Ркаил Зайдулла, Нурулла Гариф, Вазыйх Фатыйхов, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров һәм башка талантлы җырчылар кайткан иделәр.
Очрашуны мәктәп укучылары башлап җибәрде. Алар шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына тукталдылар. Шигырьләреннән һәм поэмаларыннан өзекләр яңгырады. Соңыннан сүз кунакларга бирелде. Алар шагыйрь белән бәйле хатирәләрен яңарттылар, шигырьләр сөйләделәр.
Әлеге очрашуда якташыбыз хакында бары җылы сүзләр, ихлас котлаулар гына әйтелде. Артистлар исә бәйрәмне үзләренең җырлары, чыгышлары белән баеттылар. Мәктәбебез директоры Салахив Н.Ю. та ихлас күңелдән якташыбызны котлап, истәлеккә балалар көче белән эшләнгән сувинир бүләк итте.
-
Белемнәрне яңарттык
28.09.2013
Күптән түгел мәктәбебездә Шиһабетдин Мәрҗанинең 195 еллыгына багышланган сыйныф сәгате узды. “Туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Ахунов К. галимнең күпкырлы эшчәнлегенә күзәтү ясады , татар теле укытучылары Курмаева Р. Һәм Гайсина Г.исә аның тормыш юлына һәм иҗатына тулырак тукталдылар.
Ә хәзер галимнең биографиясенә күз салыйк. Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре “Рихләтел-Мәрҗани” (“Мәрҗани сәяхәте”) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла. Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган әсәре.
-
Важная и полезная встреча 18.09.2013

Телевидение и радио уже в последние дни августа сообщило о предстоящих изменениях, связанных с правилами штрафования за нарушение закона ПДД. Начался новый учебный год. По утрам и днём на дорогах прибавилось детей, спешащих в школу или домой, которые не всегда ведут себя разумно с точки зрения своей безопасности. Уже на прошлой неделе в с. Кутлу-Букаш рейдом инспекторов ГИБДД были зафиксированы несколько подростков, не достигших 14-летнего возраста, которые ездили на велосипедах по центральной улице, насыщенной движением легкового и грузового транспорта. Несомненно, действия полиции были направлены прежде всего на предупреждение аварий, и профилактику правонарушений со стороны взрослых и детей.
Именно с этой же целью 17.09.2013 г. нашу школу посетили инспектор ПДН Отдела МВД России по Рыбно-Слободскому району майор полиции Новикова М.И, инспектор ГИБДД по исполнению административной практики Отдела МВД России по Рыбно-Слободскому район ст. лейтенант полиции Хаматвалеев Р. Д. и директор МБУ «Центр молодёжных (школьных) формирований по охране общественного порядка «Форпост» Рыбно-Слободского муниципального района РТ» Ненастьев Е.А. в сопровождении УУП Отдела МВД России по Рыбно-Слободскому району капитана полиции Гиниятов И.М.
Ученикам 5-11 классов были сообщены устрашающие по своей трагичности цифры жертв автоаварий, в которых погибли наряду с нерадивыми водителями и члены их семей, в большинстве своём дети. Были продемонстрированы документальные фотоматериалы с мест аварий в нашем районе, в том числе связанные и с велосипедистами. Очень доходчиво, на понятном любому ученику языке инспектора доказали, что сохранение здоровья человека зависит в большей степени от него самого. Если младших школьников потрясли картины аварий, то старшеклассников впечатлили суммы штрафов за нарушение ПДД, и санкции, предусмотренные против нарушителей и их колёсного транспорта. По всему выходило, что намного дешевле и безболезненнее слушаться родителей, учителей, инспекторов и быть законопослушным гражданином, чем терять крупные суммы денег и здоровье в придачу.
Не менее полезным оказалось выступление Ненастьева Е.А., который прежде всего познакомил с историей терроризма в мире, показал на примерах этапы его развития, которые с каждым десятилетием становятся всё изощрённее и опаснее, вовлекая в число жертв разные слои населения, невзирая на возраст, положение, должность, национальность… Евгений Александрович рассказал, как различить в толпе террориста, напомнил о том, как вести себя при терактах, посоветовал не посещать опасные в этом плане районы, быть наблюдательными и опасаться как бесхозных предметов, так и незнакомых подозрительных людей.
-
Олимпиада уеннарын каршылап... 16.09.2013

Укытучы- әни дә, дус та, әйдәүче дә, спортсмен да, укучыларга үрнәк булып һәр җирдә бер адым алда барырга күнеккән кеше дә ул. Республикабызда үткәрелгән Универсиада уеннарын дәвам итеп, Укытучылар көненә һәм Профсоюз хезмәткәрләре көненә багышланган җәйге Спартакиада уеннарында мәктәбебез укытучылары бик актив катнашты, команда II урынга лаек дип табылды. Шәхси уеннарга килгәндә, Хайрутдинов Р.Г. – кул көрәшендә I урын, Вафина Д.З. – пневматик мылтыктан ату буенча II урын, Шарафиев Ф.Х. – бадминтон уеннарында III урын, Ахметханов И.Д. – озынлыкка сикерүдә III урын, суда йөзү командасы (Гилазиев Р.Ш, Мухарлямов Р.Х., Гайбадуллина Р.Х., Валиева Ю.Н.) - II урын, канат тарту командасы (Шарафиев Ф.Х., Фаизханов Р.Т, Мингазов Ф., Хасаншина Ф.Х., Шайдуллина Л.Г.) - III урынга лаек булдылар. Спартакиадада катнашкан барлык укытучыларга һәм хезмәткәрләргә мәктәп администраөиясе һәм профсоюз оешмасы исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез, уңышлар һәм сәламәтлек телибез.
-
Безопасность на дороге 11.09.2013

В рамках месячника безопасности детей в школе состоялась встреча учащихся начальных классов с местным участковым уполномоченным полиции Гиниятовым И.М., который в своей беседе остановился на правилах дорожного движения, о безопасных маршрутах в школу, о правилах поведения в транспорте, о детских удерживающих устройствах в автомобилях и призвал к соблюдению правил дорожного движения ради безопасности самих же детей. Чтобы встреча осталась в памяти младшеклассников, Ильназ Миннулович раздал Памятки юного пешехода ГИБДД МВД по РТ «Безопасность на дороге».












