Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Америкага хат «Без тынычлык яклы». 23.03.2016
Мәктәбебезнең “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән «Детская Волна Мира» - «Сhirdren’s Wave оf Peace» акциясендә катнаштык. Һәм шушы көннәрдә Американың Айова, Нью- Йорк, Вашингтон штатларының мәктәпләренә хат юлладык.Балалар тынычлык теләп открыткаларга рәсемнәр ясадылар, хат яздылар, тынычлык яклы икәнлекләрен белдереп, үзләренең һәм гаиләләре белән төшкән фотоларын урнаштырдылар.Илебездә сугышлар булмасын, күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин булсын, сабыйларның шат авазлары яңгырап торсын! Без тынычлык яклы!!!
-
Әти-әниләр конференциясе 19.03.2016
Бәхетле без бу дөньяда
Әти-әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
Бәхет кайда?
Безнең өчен
Ул бары янда гына.
Әти-әниле булу
Зур бәхет ул дөньяда.
Мәктәбебездә уздырылган әти-әниләр конференциясе шушындый юллар белән башланып китте. Конференциясенең беренче өлешендә укучылар көче белән әзерләнгән концерт булды. Икенче өлешендә “Сәламәт яшәү рәвеше тәрбиясе: туберкулез авыруын кисәтү”темасы буенча балалар шәфкать туташы Фәхриева Фирдинә Әхмәтсафа кызы чыгыш ясады. Конференциягә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансур улы килгән иде. Ул укучыларың БДИ на әзерлекләре, шулай ук әти-әниләр белән бала арасындагы мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы мәктәп тормышы һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Шулай ук Котлы Бүкәш авыл җирлеге башлыгы Нәҗипов Рәшит Гәзиз улы да шушы мәсьәләләр хакында сөйләде. Конференция тәмамлангач, әти-әниләр сыйныфларга таралдылар.
-
Иртәнге линейка 19.03.2016
Бүген, иртәнге линейкада мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы укучыларны язгы каникулга киткәнче тагын бер кат куркычсызлык кагыйдәләре белән таныштырып үтте.
-
Дулкыннар 14.03.2016
4 нче класс укучысыбыз Шайдуллина З. Клара Булатова иҗатына багышланган XI “Дулкыннар” Республика бәйгесенең “Нәфис сүз” номинациясендә җиңү яулады. Зиләгә сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телибез! Аның укытучысы Гөлнара Миннемуловнага һәм әти-әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
“Иң шәп вожатый» бәйгесе 11.03.2016
Район балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп вожатый» бәйгесе булды.Мәктәбебездән 8нче сыйныф укучысы Газина Эльвина катнашты. Ә Эльвинага ярдәм итәргә сыйныфташ кызлары Вафина Ләйсән белән Гилазова Гадилә бардылар. Алар Эльвинага зур ярдәм иттеләр.Быел бәйге башка елгыларга караганда үзгәрәк,авыррак иде. Шуңа да карамастан катнашучы кызлар үзләрен бик иркен тоттылар, югалып калмадылар. Бәйгедә барлыгы 10 кыз катнашты. Эльвина III дәрәҗә дипломга лаек булды. Аны шушы җиңүе белән котлыйбыз.Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
-
Дулкыннар
10.03.2016
Мәшһүр татар шагыйрәсе Клара Булатова иҗатына багышланган XI “Дулкыннар” бәйгесенең Республика туры булды. Мәктәбебездән Новикова Милена,Степанова Вераника,Шәйдуллина Зилә, Гайсина Гөлия, Зиннатова Дилә уңышлы гына катнашып кайттылар. Ә Шәйдуллина Зилә икенче көнне булачак Гала- концертка үтте. Зиләгә уңышлар теләп калабыз!
-
Әнкәй сиңа бүләк итәм 10.03.2016
Әнкәй сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын
Әнкәем гомерләрең.
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә үзенең җылысын өрә. Үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә. Бәлки яз көне әниләребезнең бәйрәме булганга шулай матурдыр ул? Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен! Балаларыгызның үз куллары белән эшләгән бүләкләрен зур ихтирам белән кабул итегез.
-
Тимуровцы 10.03.2016
9 марта ученики 7а класса ходили поздравлять с праздником 8 марта Адиатуллину Хатиму Вагизовну. Желаем ей счастья, здоровья и долгих лет жизни…
-
Бәйрәм белән! 07.03.2016
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезне 8 март –халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә бары тик иң изге теләкләребезне генә юллыйбыз.Бәхетле булыгыз!
-
Самые прекрасные! 06.03.2016
4 марта в прошел концерт, посвященный Международному Женскому Дню 8 Марта. В начале концертной программы поздравила всех присутствующих мам с праздником. Ребята читали стихи, пели песни для мам, учителей.
Девочки и мальчики показали прекрасные номера. А с каким интересом ребята принимали участие в конкурсах.
Концерт прошел очень весело и интересно. У всех осталось хорошее настроение.