Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 130 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
12.10.2024
“Гаилә елы” һәм “Уңыш бәйрәме” кысаларында башлангыч сыйныф укучылары яшелчәләрдән,җиләк-җимешләрдән төрле җәнлекләр, кош кортлар, бала бишекләре,букетлар төрле композицияләр ясадылар. Күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләнмәләре барыбызны да таң калдырды.
-
11.10.2024
2.10.2024 года команда МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» в составе: Егоров А., Степанов П., Вафин С., Сафин С., Нурмухаметов Ф., Даминов М., Шаймарданов Г., Гайсан И., Салахиев А. - провела товарищескую встречу в селе Берсут Мамадышского района с командой местной СОШ и выиграла со счетом 8:1.
Мячи забили:
Вафин С. – 1 гол;
Нурмухаметов Ф. – 1гол;
Степанов П. – 1 гол;
Егоров А. – 5 голов.
Тренер Каюмов Б.А. Поздравляем с победой!
-
"Безнең гаилә эше" 11.10.2024
"Безнең гаилә эше" чарасы кысаларында булган мастер-классларны бик файдалы, эчтәлекле һәм үтемле итеп уздырганнары өчен Шәймәрдановлар, Гиззәтуллиннар, Гайфуллиннар, Бәдретдиновлар һәм Степановлар гаиләләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, гаилә җылысы, иртәге көнгә ышаныч, һәм яңа хезмәт уңышлары телибез!
В рамках реализации мероприятий, посвященных Году семьи в Российской Федерации и Недели Урожая 11 октября 2024г. в школе прошла серия мастер-классов родителей и детей по семейным промыслам, увлечениям и хобби "Наше семейное дело". Целью мероприятия было вовлечение родителей в образовательный процесс и развитие ответственного и осознанного родительства как базовой основы благополучия семьи, профессиональная ориентация учащихся. Выражаем огромную благодарность семьям Шаймардановых, Гиззатуллиных, Гайфуллиных, Бадрутдиновых и Степановых за активное участие в данном мероприятии, желаем крепкого здоровья и семейного благополучия! -
Ярминкә 11.10.2024
“Гаилә елы” һәм “Уңыш бәйрәме” кысаларында мәктәбебездә көзге ярминкә булды. Ярминкәдә 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә сынап карадылар - төрле тәм-томнар белән сәүдә иттеләр. Һәр сыйныф та матур итеп табын бизәде. Ярминкәдә ниләр генә сатылдмады.Укучылар да, укытучылар да кызыксынып, үзебез күз төшкән ризыкларны сатып алдык. Монда чәкчәк, салатлар,пироглар, дисеңме барысы да бар.Бәяләре дә кыйммәт түгел.Барлык сыйныфлар да бик яхшы итеп әзерләнгәннәр иде.Көзге ярминкә сатучыларга да, сатып алучыларга да онытылмаслык хисләр китерде. Жюри әгъзалары ярминкә барышын күзәтеп түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды: 5а,5б,6а сыйныф укучылары төрле номинацияләрдә җиңүче булсалар,8б сыйныфы III урынга,6б сыйныфы II урынга,7б сыйныфы I урынга,ә менә 8а сыйныфы укучылары Гран-прига ия булдылар. Ярминкәдә катнашучыларга: балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
-
"СУМКА" ОПЕРАЦИЯСЕ 10.10.2024
Сентябрь башында һәр укучы дәреслекләр белән тәэмин ителә. Дәреслекләр мәктәп милке булып санала. Тугызынчы октябрь көнне мәктәп министрлыклары белән шушы дәреслекләрнең торышы тикшерелде. Рейд нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларыбызның күбесе дәреслекләрен тышлап, чиста-пөхтә йөртәләр, расписание буенча барлык дәреслекләре дә бар. Ә кайбер укучыларга кисәтү ясалды. Китапларны кадерләп, саклап тотыйк, аларга хөрмәт белән карыйк.
-
09.10.2024
В рамках реализации мероприятий, посвященных Году семьи в Российской Федерации 8 октября 2024г. в школе прошел шахматный турнир с родителями, целью которого было вовлечение родителей в образовательный процесс и развитие ответственного и осознанного родительства как базовой основы благополучия семьи. Выражаем огромную благодарность семьям Шарафеевых и Шагиевых за активное участие в данном мероприятии, желаем крепкого здоровья и семейного благополучия!
Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган чараларны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 нче елның 8 нче октябрендә мәктәптә ата-аналар белән шахмат турниры узды. Аның максаты ата-аналарны белем бирү процессына җәлеп итү һәм гаилә иминлегенең нигезе буларак ата-аналарның җаваплылыгын үстерү иде. Шәрәфиевлар һәм Шаһиевлар гаиләләренә әлеге чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез!
-
В 1 класс с ГТО 07.10.2024
Награждение призера муниципального этапа Республиканской онлайн акции "В 1 класс с ГТО" Набиуллиной Саиды, ученицы 1а кл. (Руководитель Фахриева Г.Х)
-
07.10.2024
-
ГТО нормативларын тапшыру 07.10.2024
Бишенче октябрь көнне мәктәбебездә 1-11 нче сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын тапшыру оештырылды. Укучыларның сәламәтлеге өчен ГТО нормативларын тапшыру зур әһәмияткә ия. Тизлек, җитезлек, сыгылмалылык кебек кирәкле сыйфатлар тикшерелә биредә.Укучылар үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карадылар. Спорт имтиханының иң актив катнашучылары ГТОның бронза, көмеш һәм алтын билгеләренә ия булачаклар. Ә син ГТО тапшырдыңмы?
-
Бәйрәм белән,хөрмәтле укытучылар. 05.10.2024
Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. Шушы уңайдан мәктәбебездәге “Алдынгылар хәрәкәте” укучылары остазларыбызны бәйрәм белән котладылар. Иртән мәктәпнең ишеге төбендә бертөркем укучылар үзләренең остазлары килүен көттеләр.Укытучыларыбызны күңелне күтәрә торган матур җырлар,күчтәнәчләр белән каршы алдылар.Шуннан соң актлар залында матур концерт программасы да әзерләгәннәр иде. Һәрбер укытучыга,техник хезмәткәргә шигырьләр яңгырады,җырлар җырланды.Бәйрәм концертын шушындый матур сүзләр белән тәмамладылар: ”Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын”.Укытучылар күтәренке кәеф белән дәрескә кереп китте.