• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау "КОЯШКАЙ" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, село Биектау, улица Х.Сафиуллина, дом 1 А/ 422665, Татарстан Республикасы, Балык-Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Х.Сафиуллин урамы, 1А йорты
Телефон: +7(843)-612-04-27
E-Mail: gulnar-zin@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" / Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы ММЯББББУ
Руководитель: Зиннатова Гульнар Хасаншовна
Год основания учреждения: 1957
У нас учатся: 24 воспитанника/ 24 тәрбияләнүче
У нас учат: 4 педагога/ 4 тәрбияче

Проект “Нәни лаборантлар”

Проект: “Нәни лаборантлар”

Проект авторлары: зурлар төркеме тәрбиячеләре

Дәвамлылыгы: ел дәвамында

Проектның тибы: танып белү , иҗади

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар

Балалар яше: 4-7 яшь                                                                   

Актуальлелеге:

Балалар үзләренең табигате белән һаман нидер эзләнүдә, яңалыкны күреп өйрәнүдә. Тирә - як мөхит белән таныштыруны тәҗрибә эшчәнлеге аша оештырганда- балаларның кызыксынучанлыклары тагын да арта. Күзәтүчәнлекләре, фикерләү сәләтләре үсә. Тәҗрибәләр һәм күзәтүләр вакытында алган белемнәрдән баланың хәтер сандыгы баей, сөйләм теле үсә. Эзләнүле,өйрәнүле тәҗрибә эшчәнлеге- баланың гадәти халәте. Аның дөньяны өйрәнәсе, танып беләсе килә. Бала өчен өйрәнү, ачыклау, ачыш ясау кебек гамәлләр-таныш булмаган дөньяга адым ясау дигән сүз. Бу – уйлану һәм иң мөһиме яңа ачышлар ясаганда үзеңне күрсәтү, фикереңне уртаклашу, башлангыч экологик культура формалашу  өчен зур мөмкинлек.

Максат: Тәҗрибәләр һәм күзәтүләр ярдәмендә  балаларга экологик белем һәм тәрбия бирү.

Бурыч:

Балаларның кызыксынучанлыкларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтләрен, мөстәкыйль эзләнү эшчәнлекләрен үстерү, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны дәвам итү, сөйләм телләрен баету.

Проблема:

“Сөйләсәң – мин онытырмын, күрсәтсәң – исемдә калмас, ә сөйләп, күрсәтеп тоттырсаң- аңлармын” дигән әйтемдәге кебек бала ишетеп, күреп һәм үз кулы  белән тотып эшләгәндә генә яңалыкны тиз ота ,тоеп аңлый һәм хәтеренә сеңдереп калдыра. Мөстәкыйль рәвештә ачышлар ясау балага  “ничек” һәм “ ни өчен” сорауларына җавап табарга булыша

 

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа белемгә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа. Ул үзлектән төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

Проектның темасын билгеләү.

Максат һәм бурычларны билгеләү

Тәҗрибә эшчәнлеге өчен шартлар тудыру.

2. Төп этап:

Тәрбияченең балалар белән уртак эшчәнлеге:

Әңгәмәләр:

"Туфрак белән нишләргә була?”;

“Үсемлекләр өчен нинди туфрак яхшырак»;

“Су – яшәү чыганагы”,  

“Тамчыкайның сәяхәте”,

“Ком илендә” 

“Кайда сон син һава?”

“Магнит сере”

“Яктылык хикмәтләре”

Тикшерү эшчәнлеге:

-Коры туфракны һәм черемә кергән йомшак туфракны карау һәм чагыштыру;

-Сунын үзлекләрен өйрәнәбез ( су-үтә күренмәле, суның тәме һәм исе юк; су- сыеклык; пар-ул су; боз-каткан су; суның формасы юк һ.б)

-Һаваның үзлекләрен саныйбыз ( һава күзгә күренми , һаваны сулыйбыз, һава гел хәрәкәттә,һава күчеп йөри)

-Иген культураларын карап тикшерү, үзенчәлекләрен билгеләү, билгеләрен чагыштыру;

- Он каян барлыкка килә? (Онның үзлекләрен өйрәнү);

- Тәрәзә төбендә бакча (Орлык чәчү)

- “Кояш, су, һава – үсемлекләргә дәва” (Табигать объектлары арасында бәйләнешне күзәтү)                                                                                                 

3. Йомгаклау этабы:

Бу проектны тормышка ашыру вакытында тәҗрибәләр һәм күзәтүләр ярдәмендә балаларга экологик культура башлангычын булдыра алабыз.

 Суның  тере һәм тере булмаган табигать белән бәйләнештә булуын, барлык

тереклек ияләре судан башка яши алмаганын, суның яшәү чыганагы икәнен

ачыклыйбыз. Димәк суны сакларга кирәк дигән нәтиҗә ясыйбыз. Сулыкларның чисталыгын ничек саклап калырга була соравына җаваплар эзлибез.

 Балалар белән һаваның кеше тормышында әһәмиятен аңлыйбыз: без һаваны сулыйбыз, суламыйча яши алмыйбыз, әмма сулаган һавабыз чиста булганда гына сәламәтлегебезгә уңай йогынты булуын ачыклыйбыз. Шулай ук һаваның чисталыгын ничек сакларга була соравы буенча сөйләшәбез .Шул исәптән сулыш органнары турында өйрәнәбез.

Су,он, һава, ташлар, туфрак, үсемлекләр, ком,бөртеклеләр белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Тәҗрибә эшчәнлеге балаларга бик ошый,  киләчәктә бу өлкәдә тагын да  күбрәк шартлар тудырып  эш алып барырга кирәк.