МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау "КОЯШКАЙ" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, село Биектау, улица Х.Сафиуллина, дом 1 А/ 422665, Татарстан Республикасы, Балык-Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Х.Сафиуллин урамы, 1А йорты |
Телефон: | +7(843)-612-04-27 |
E-Mail: | gulnar-zin@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" / Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы ММЯББББУ |
Руководитель: | Зиннатова Гульнар Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1957 |
У нас учатся: | 23 воспитанника/ 23 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 4 педагога/ 4 тәрбияче |
МИНИ ПРОЕКТ: "Барып күрик, аннан сөйлик!»
МИНИ ПРОЕКТ:
"Барып күрик, аннан сөйлик!»
Дәвамлылыгы: ел дәвамында
Проектның тибы: танып белү
Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре
Балалар яше: 4-7 яшь
Актуальлелеге: Экскурсияләр уздырган вакытта бу объектлар турында конкрет белемнәргә нигез салына
Максат: Авыл хуҗалыгы объектлары белән танышу.
Бурычлар:
1. Үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу, экскурсия вакытында күргәннәрне сөйләргә өйрәтү;
2. Аралашу әдәбен арттыру;
3. Үз-үзенне дөрес тота белү күнекмәләре тәрбияләү;
Проблема:
Экскурсия вакытында үз-үзләрен тәртипле, итагәтьле тота белү;
Көтелгән нәтиҗәләр:
Балаларда авыл хуҗалыгында булган объектларга карата кызыксыну артты;
Проектның этаплары:
1. Әзерлек этабы:
Балаларны әзерләү
Максат һәм бурычларны билгеләү.
Әңгәмә уздыру
2. Төп этап:
Тәрбияченең балалар белән уртак эшчәнлеге:
Экскурсияләр:
Авыл хуҗалыгы транспорты паркына;
Тегермәнгә;
Мөгезле эре терлек фермасына;
Пекарняга;
Тикшерү эшчәнлеге:
Транспорт паркында техниканы ничек ремонтлаганнарын карау; мөгезле эре терлек фермасында малларга азыкны ничек бирүләрен күзәтү; тегермәндә он ясауны күзәтү; пекарняда ипи пешүен күзәтү.
Белем бирү эшчәнлеге:
- Экскурсиядә күргәннәрен рәсемләү
- Төрле корылмаларны төзеп карау;
-Экскурсиядә күргәннәрен әвәләү;
Ата-аналар белән хезмәттәшлек:
-Балаларны экскурсиягә әзерләү;
3. Йомгаклау этабы:
Бу проектны тормышка ашыру вакытында, балалар авыл хуҗалыгы транспорты, тегермән, пекарня, терлек фермасы турында белемнәрен тагын да тулыландырдылар.