• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау "КОЯШКАЙ" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, село Биектау, улица Х.Сафиуллина, дом 1 А/ 422665, Татарстан Республикасы, Балык-Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Х.Сафиуллин урамы, 1А йорты
Телефон: +7(843)-612-04-27
E-Mail: gulnar-zin@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" / Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы ММЯББББУ
Руководитель: Зиннатова Гульнар Хасаншовна
Год основания учреждения: 1957
У нас учатся: 24 воспитанника/ 24 тәрбияләнүче
У нас учат: 4 педагога/ 4 тәрбияче

Танып белү проекты “Икмәк табынга ничек килә?”

Проект: “Икмәк табынга ничек килә?”

Проект авторлары: зурлар төркеме тәрбиячесе

Дәвамлылыгы: 1 атна

Проектның тибы: танып белү , иҗади

Проектта катнашучылар: тәрбиячеләр, балалар һәм төркем әти -әниләре

Балалар яше: 4-7 яшь                                                                   

Актуальлелеге:

Хәзерге заман балалары өчен  икмәк  теләсә нинди кибеттән сатып алырга мөмкин булган продукт. Балалар ипине  кадерли белүне, аны  үстерү өчен  күп көч һәм хезмәт куярга кирәклеген белмиләр. Шуңа  бу мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Максат:

Балаларның  ипи үстерүнең этаплары турындагы белемнәрен ныгыту;

Бурыч:

1. Төп туклану продукты буларак икмәкнең әһәмияте турында балаларның күзаллауларын формалаштыруга булышу.

2.Үз хезмәтләре белән шундый мөһим һәм кыйммәтле продукт эшләп чыгаручы кешеләргә карата хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү. 

3. Балаларның сүзлек запасын киңәйтү:  комбайнчы, игенче, тегермәнче, ипи пешерүче, бөртеклеләр һ.б.

Проблема:

Кызганычка каршы, күп кенә балалар, иген үстерүчеләр хезмәте турында белми, һәм икмәккә хөрмәтсез карыйлар (ыргыталар, уйныйлар, ваклыйлар, әвәлиләр һ.б.).

Көтелгән нәтиҗәләр:

• балаларда икмәк кыйммәте  турында күзаллаулар формалаштыру;

• икмәк игү турында белем бирү; икмәкнең бик күп кешеләр хезмәте нәтиҗәсе икәнен балалар аңына җиткерү.

• пешекче, комбайнчы һәм икмәк җитештерүдә катнашкан барлык кешеләр  һөнәренә кызыксыну тәрбияләү.

• икмәккә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

Проектның темасын билгеләү.

Максат һәм бурычларны билгеләү.

Проектның төп этабы планын төзү.

Икмәк табынга ничек килә?” проекты буенча иллюстрацияләр сайлау.

2. Төп этап:

Тәрбияченең балалар белән уртак эшчәнлеге:

Сюжетлы-рольле уен:

Кибет

 “Пекарня”

Дидактик уеннар:

"Кайда нәрсә үсә?”, “Башта нәрсә, аннары?”, “Әниләребез оннан нәрсәләр пешерә?”, “Парын тап”, “Күләгәсен тап”, “Рәтне дәвам ит”

Әңгәмәләр:

"Ипи өстәлгә ничек килә”

“Икмәк кадере”

"Икмәк- яшәү терәге”

Күзәтү һәм альбомнар карау:

Икмәк турында иллюстрацияләр карау

Һөнәрләр белән танышу:

Тракторчы

Комбайнчы;

Тегермәнче;

Пешекче;

Сатучы .

Тикшерү эшчәнлеге:

Бөртеклеләрне (арыш, бодай, арпа, солы) карау һәм чагыштыру;                                                                                                     

Икмәк турында матур әдәбият  уку:

Әкиятләр: “Йомры икмәк”, “Кыз һәм икмәк”, “Башак", ”Без игенчеләр булдык”.  Әкиятләрнең макетларын һәм аудиоязмаларын ясау.

Икмәк турында мәкальләр һәм әйтемнәр җыю.

Рәсем  эшчәнлеге:

- икмәк турында картиналар һәм иллюстрацияләр карау.

- башак рәсемен ясау.

Ата-аналар белән хезмәттәшлек:

-Балаларга әти-әниләре белән бергә икмәк турында шигырьләр, мәкаль, әйтемнәр табарга һәм өйрәнергә тәкъдим итәргә.

- Икмәк-күмәч ризыкларын пешерү (ата-аналар ярдәме белән)

3. Йомгаклау этабы:

Бу проектны тормышка ашыру вакытында, балалар бөртекле культуралар тарихы, икмәкнең өстәлгә нинди хезмәтләр аша килүе һәм аның кеше тормышындагы әһәмияте турында белемнәрен тагын да тулыландырдылар.