МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау "КОЯШКАЙ" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, село Биектау, улица Х.Сафиуллина, дом 1 А/ 422665, Татарстан Республикасы, Балык-Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Х.Сафиуллин урамы, 1А йорты |
Телефон: | +7(843)-612-04-27 |
E-Mail: | gulnar-zin@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" / Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы ММЯББББУ |
Руководитель: | Зиннатова Гульнар Хасаншовна |
Год основания учреждения: | 1957 |
У нас учатся: | 23 воспитанника/ 23 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 4 педагога/ 4 тәрбияче |
Мини проект "Бармак уеннары"
Мини проект “Бармак уеннары”
1. Проектның төре: төркем белән
2. Проектның юнәлеше: иҗади – танып белү
3. Дәвамлылыгы: кыска вакытлы
4. Проектта катнашучылар: кече, урта, өлкән, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, әти- әниләр, педагоглар.
5. Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, танып белү; нәфис – нәфасати үсеш.
Максат: “Бармак уеннары” темасына китапчык ясау.
Бурычлар:
Балаларда кешенең авыл хуҗалыгындагы эшчәнлегенә кызыксыну уяту;
Авыл халкының һөнәри эшчәнлеге турында күзаллауларын баетырга һәм конкретлаштырырга;
Авыл хуҗалыгы һөнәрләре, икмәк турында бармак уеннары уйлап табу, аларга иллюстрацияләр ясау;
Сүзлек запасын баету;
Әти – әниләр белән хезмәттәшлекне ныгыту.
Әзерлек этабы:
- Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һөнәрләр сүрәтләнгән рәсемнәр туплау;
- Һөнәрләр турында кыска мәгълүмат җыю.
- Бармак уеннары белән танышу.
Төп этап:
- “Бармак уеннары” темасына әңгәмә уздыру;
- Әти – әниләргә авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һөнәрләр турында бармак уеннары уйлап табу һәм аларга иллюстрацияләр ясарга тәкъдим итү.
Нәтиҗә:
Әти – әниләр уйлап тапкан авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һөнәрләр турында бармак уеннары һәм аларга иллюстрацияләрне куеп, китапчык ясау.