• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Биектау "КОЯШКАЙ" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, село Биектау, улица Х.Сафиуллина, дом 1 А/ 422665, Татарстан Республикасы, Балык-Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы, Х.Сафиуллин урамы, 1А йорты
Телефон: +7(843)-612-04-27
E-Mail: gulnar-zin@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Биектауский детский сад "Кояшкай" / Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы ММЯББББУ
Руководитель: Зиннатова Гульнар Хасаншовна
Год основания учреждения: 1957
У нас учатся: 24 воспитанника/ 24 тәрбияләнүче
У нас учат: 4 педагога/ 4 тәрбияче

Әти-әниемнең һөнәре

Проект темасы: “Әти – әниемнең һөнәре”

1.       Проектның төре:  төркем белән

2.       Проектның юнәлеше: сөйләм телен үстерү

3.       Дәвамлылыгы: кыска вакытлы (бер атна)

4.       Проектта катнашучылар: кече, урта, өлкән, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, әти- әниләр,педагоглар.

Проект максаты: Авыл халкының һөнәри эшчәнлеге турында балаларның күзаллауларын баету һәм конкретлаштыру.

Бурычлар: Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның эшлекле сыйфатлары  турында белем бирү, төрле һөнәрләр белән таныштыру. Алар хезмәтенең мөһимлеген аңлату.                                                                                          Төрле уеннар, белем бирү эшчәнлеге, режим моментларында, экскурсияләр барышында авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында белемнәрен үстерү.                 Балаларда хезмәт кешесенә, төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү. Матур әдәбият аша балаларда хезмәткә уңай сыйфатлар, ялкаулыкка тискәре караш тәрбияләү.

Йомгаклау чарасының исеме: “Әти – әниемнең һөнәре” темасына кул эшләреннән күргәзмә.

“Авылда кем эшли?”  (Авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре турында табышмаклар китабы)

Проектны белем бирү өлкәләре аша гамәлгә ашыру:

Танып белү

" Төрле һөнәрләр кирәк, барлык һөнәр дә мөһим» презентациясен,   «Авыл һөнәрләре» документаль фильмнарын карау.

Әңгәмәләр: “Һөнәрләр нәрсә өчен  кирәк”, “Авылда кешеләрнең хезмәте”,  “Авыл хуҗалыгы нәрсә ул?”, “Авылда кешеләр нәрсә белән шөгыльләнә?”, “Игенче һөнәре турында нәрсә беләсең?», “Югары уңыш алу өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре нинди белемгә ия булырга тиеш?”, “Ризык әзерләнә торган продуктлар каян килә?”, Дидактик уеннар: “Фермада”, “Ашка -  компотка”, “Тәменнән таны”, “Кайда үсә?”, “Кайсы һәнәргә кирәк?”, “Парын тап”, “Күләгәсен тап”, “Рәтне дәвам ит”, “Һөнәрне таны”.

«Кем авылда эшли?»  табышмаклар китабы төзү.

Сөйләм теле үсеше

Тема буенча сөйләм уеннары.

Авыл һөнәрләре турында мәкальләр һәм әйтемнәр уку һәм ятлау.

Авыл хуҗалыгы һөнәрләре темасына синквейннар төзү.

Төрле әкиятләрне сөйләү  өчен мнемотаблицалар төзү.

Интеллект карталар төзү.

Пиктограммалар ярдәмендә сөйләр өчен Блум кублары ясау.

Авыл хуҗалыгы һөнәрләре темасына картиналар карау.

Авыл хуҗалыгы һөнәрләре, транспорты, хезмәт кораллары турында табышмакларга җавап табу.

Матур әдәбият әсәрләре белән танышу:

Шигырьләр: Мөҗәһит “Әтием – җир докторы”, Х.Халиков “Дәү әнием – бакчачы”, Р.Миңнуллин “Игенчеләр гаиләсе”, Р.Вәлиева “Ипекәй”, Х.Халиков “Кырдан кайткач”.

И. Пивоваров «Осенний клад», А.Барто, Л.Квитко «Чудо», С.Погореловский «Урожай».

Хикәяләр: К.Ушинский «Как рубашка в поле росла», Г.Тукай “Һәркем эштә”

Нәфис – нәфәсәти үсеш

Рәсемләү: “Мин кем булырга телим!”

Кору: Авыл хуҗалыгы транспорты” (Зур леголардан кору),

 

Социаль – коммуникатив үсеш

Экскурсияләр оештыру:

Авыл хуҗалыгы транспорты паркына экскурсия.

 

Физик үсеш

Бармак уеннары.

Халык уеннары: «Алтын капка», «Бакчачы», «Хикмәтле төлке», «Ярдәмчеләр», «Уңыш җыеп ал», «Бөркет һәм Төлке», «Төлке һәм тавык», «Йонлач эт», «Карусельләр», «Ак куян утыра», «Куяннар һәм Бүре», «Казлар», «Иванка», «Аю», «Каюр һәм этләр», «Таң» «Шәмнәр», «Сәлам, куып җитегез”, Аркан тарту, “Сугып чыгар” һ. б.

 

Әти – әниләр белән эш:

  • “Әти – әниемнең һөнәрләре” темасына кул эшләре күргәзмәсе оештыру;
  • “Авылда кем эшли?”  (Авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре турында табышмаклар китабы)

Проект өстендә эшләү нәтиҗәләре:

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда бирелгән темага карата кызыксыну туды. Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы һөнәр ияләре турында (фермер, агроном, ветеринар, савымчы, тракторчы, игенче, комбайнчы) тулы күзаллау формалашты. Матур әдәбият уку ярдәмендә, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләрнең һөнәрләренә карата ихтирам, ә азык-төлеккә сак караш, хөрмәт тәрбияләнде. Эшчәнлек барышында баланың гаиләсе белән тыгыз элемтә урнаштырылды, шулай ук ата-аналар һәм бала арасында бәйләнеш ныгыды.     

         Авыл хуҗалыгы һөнәрләре турында табышмаклар

Авылда кем эшли табышмаклар.docx