Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Большеелгинский детский сад "Умырзая"Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422640, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Большие Елги, ул.Школьная, д1а/ Татарстан Республикасы, Балык -Бистәсе районы, Олы- Елга авылы, Мәктәп урамы, 1а йорт |
Телефон: | +7(951)-895-41-08;+7(843)-612-52-10 |
E-Mail: | adiyatullina2012@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большеелгинский детский сад "Умырзая"/ Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы ММЯБББУ |
Руководитель: | Адиатуллина Фания Ильясовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 32воспитанника - 32 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 5 воспитателей -5 тәрбияче |
Новости "Умырзая"
Китапханәгә сәяхәт. "Без китап яратабыз". Путешествие в библиотеку. "Мы любим книги"
Опубликовано: 27.06.2019
Китапханәче һөнәре – җир йөзендәге иң и з г е һөнәрләрнең берседер.
Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда исә бала, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Ә китапханәченең төп бурычы – безне, мәҗбүриләп тә түгел, ә балаларны үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үзе дә укырга яратучы, безне дә бу күркәм сыйфатка җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш. Авылыбыз китапханәчесе Люция апа Габдуллина нәкъ менө шундыйлардан. Люция апа тырышлыгы белән китапханәбездә әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләре, викториналар, музыкаль кичәләр уздырыла, кайчан керсәң дә, яңа китаплар, басмалар урын алган күргәзмә белән танышып була. Китапханәгә без яратып, ял итәргә, аралашырга, яңа белемнәр тупларга дип барабыз.
Люция апаның төп максаты балаларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга карата кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Ул һәр балага шәхес итеп карый, күңелен күтәрә белә, баланың үз-үзенә ышанычын үстерә. Өмет хисен тәрбияли, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый. Матур йомшак сүзләре, ягымлы карашы белән безнең күңелдә сабырлык, тормышны ярату хисләре уята. Ул бар яктан да килгән, кешелекле, иҗади эшләүче, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күтәрә белә. Шуңа күрә балалар бакчасы балалары китапханәдә еш кунакта булалар. Очрашуны көтеп калабыз....
Источник: МБДОУ Большеелгинский детский сад "Умырзая"
К списку новостей