Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Большеелгинский детский сад "Умырзая"Рыбно-Слободского муниципального района РТ/ Татарстан Республикасы Балык-Бистәсе муниципаль районы Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422640, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Большие Елги, ул.Школьная, д1а/ Татарстан Республикасы, Балык -Бистәсе районы, Олы- Елга авылы, Мәктәп урамы, 1а йорт |
Телефон: | +7(951)-895-41-08;+7(843)-612-52-10 |
E-Mail: | adiyatullina2012@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Большеелгинский детский сад "Умырзая"/ Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы ММЯБББУ |
Руководитель: | Адиатуллина Фания Ильясовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 32воспитанника - 32 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 5 воспитателей -5 тәрбияче |
Новости "Умырзая"
"Нәүрүз мөбәрәкбад!(Праздник Науруз)
Опубликовано: 21.03.201921 март нөнендә бакчабызда Нәүрүз бәйрәме утте. Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
"Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Бу шәкертләрнең күңел ачу чарасы гына булып калмаган. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, асылда салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар.
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән бар кунаклар! Сезне халкыбызның иң изге йолаларының берсе – “Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме белән котлыйбыз”. Саулык-сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез. Барлык өметләрегез дә чыңга ашсын! Язгы Яңа ел котлы булсын!
Источник: МБДОУ Большеелгинский детский сад "Умырзая"
К списку новостей