Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Больше-Машляковская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан//Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Зур Мәшләк урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422658, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский муниципальный район, с. Большой Машляк, ул. Школьная, дом 1а/Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы, Зур Мәшләк авылы , Мәктәп урамы, 1 нче А йорты |
Телефон: | +7(843)-613-36-88 |
E-Mail: | Sbm.Rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Больше-Машляковская СОШ» |
Руководитель: | Степанова Любовь Алексеевна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 59 учащихся (59 укучы)/ 5 воспитанников(5 тәрбияләнүче) |
У нас учат: | 17 педагога (17 педагог)/ 3 воспитателя (3 тәрбияче) |
Новостной блок
Шигъри тәлгәшләр
Опубликовано: 29.10.2012
Укытучым
Зөфәр абый Миннурович,
Математика укыта.
Өйэшеңне эшләмәсәң,
“Икеле куям”,-дип куркыта.
Зөфәр абый таләпчән,
Дәресне шәп аңлата.
Өй эшен эшләгән баланы,
Ул һәрчак ярата.
Зөфәр абый укытучым,
Укыткан әтиемне дә.
Алар бүгенге вакытта,
Күрешәләр һәркөндә.
Зөфәр абый Миннурович,
Ул һәммәсен дә уйлый.
Әле шуның өстенә
Ул гармунда да уйный.
(Мифтахова Айзилә 5нче сыйныф укучысы)
Минем дустым
Ислам исемле дустым бар
Яши минем күршедә.
Әниләр сатып алалар,
Пар кием икебезгә
Бергә эшлибез һәр эшне,
Печәнен дә чабабыз.
Спорт сәламәтлек диләр,
Иртүк торып чабабыз.
Тырышабыз икебез дә,
Зур мәктәптә укыйбыз.
Җәйге каникуллар җиткәч,
Кишер, суган утыйбыз.
(Дәүлиев Зиннур 5нче сыйныф укучысы)
К списку новостей