МБОУ "Лицей №78 "Фарватер" Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420139, г. Казань, ул. Юлиуса Фучика, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-268-58-61 |
| E-Mail: | s78.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №78 "Фарватер" |
| Руководитель: | Урманчеева Альфия Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 1260 учащихся (из них иностранные граждане -0) |
| У нас учат: | 82 педагога |
Новости Лицея №78 "Фарватер"
Праздник Тукая
Опубликовано: 23.12.2011
Бүген, 2011 нче елның 23 нче декабрендә Казан шәһәре Идел буе районы 78 нче мәктәптә “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән бәйрәм үтте. Ул дөнья күләмендә барган “Габдулла Тукай елы”н йомгаклауга багышланды. Сәхнәдә Г.Тукай шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Мәктәпнең “Мизгел” татар театр студиясе ( режиссеры - А.Р.Гыйззәтуллина, җитәкчесе – Р.Г.Шакирова) Г.Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрен сәхнәләштергән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте, чыгышлар алкышларга күмелде. Тамашачыларга бигрәк тә алып баручылар Лилия Хәбирова белән Илназ Абдуллин, ”Су анасы” ролен башкаручы Диләрә Вәлеева, шигырь сөйләүчеләрдән: Радик Идрисов, Светлана Галиева, Айгөл Мәрданова, җырчылар Алсу Садыйкова һәм Алинә Гимадиева, биючеләр Айгөл Шәмсетдинова һәм Зилә Ибраһимова ошады. Бәйрәм халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Ышанабыз, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай мәңгелек йолдыз булып балкып торыр!
Фоторепортаж:
Праздник Тукая













