МБОУ "Лицей №78 "Фарватер" Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420139, г. Казань, ул. Юлиуса Фучика, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-268-58-61 |
| E-Mail: | s78.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей №78 "Фарватер" |
| Руководитель: | Урманчеева Альфия Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 1260 учащихся (из них иностранные граждане -0) |
| У нас учат: | 82 педагога |
Новости Лицея №78 "Фарватер"
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Опубликовано: 21.03.2014Безнең мәктәптә дә “Нәүрүз” бәйрәме гөрләп үтте. Иң элек ул спорт залында татар мили уеннары, ярышлары белән башланып китте.
Спорт залында бәйрәм тантанасының башлануын игълан итү өчен кадет сыйныфлары барабаннар, трубалар белән уйнадылар. Бу исә, әлеге музыкаль кораллар ярдәмендә барлык халыкны бәйрәмгә чакыру кебек яңгырады.
10 нчы һәм 9 нчы сыйныфлар үзара көч сынаштылар. 10 нчы сыйныфларның командасының исеме «Язгы тамчылар», ә 9 нчыларның «Кар йомарламы» исемле иде.
Ярышлар арасында музыкаль чыгышлар яңгырады. Бу арада командалар яңа ярышка әзерләнә тордылар. Уеннар күңелле узды. «Язгы тамчылар» командасы җиңеп чыкты.
Бәйрәм тантанасы актлар залында дәвам итте. Сәхнәдә төрле сыйныф укучылары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, курайда моңлы көй уйнап күрсәттеләр.
Шулай итеп, бәйрәм бик күңелле үтте һәм барыбызга да ошады.
К списку новостей













