Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №35 - образовательный центр "Галактика" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420064, г. Казань, ул. Гарифа Ахунова, д. 10 А (Лицей); ул. М.Булатова, д. 3 (Дошкольное отделение) |
| Телефон: | Лицей +7(843)-590-39-64; ДО 590-37-79 |
| E-Mail: | s35.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Лицей № 35" |
| Руководитель: | Глухарева Елена Владимировна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | Лицей - 2509 обучающихся, из них 1 иностранный гражданин; ДО - 436 воспитанников, из них 1 иностранный гражданин; ДРКБ - 1237 обучающихся. |
| У нас учат: | Лицей - 104 педагога; ДО - 19 воспитателей; ДРКБ - 13 педагогов. |
Школьные новости
Статья в газете "Сабантуй": Яңа мәктәп
Опубликовано: 22.02.2014
Бу мәктәп Казанның «Кояшлы шәһәр» микрорайонында быел гына ачылды әле. 35нче мәктәптәге 26 класста 654 укучы белем ала. Аларга «энә белән кое казырга» ягъни акыл-белем тупларга 53 укытучы ярдәм итә. Шуларның 17се — «Безнең яхшы укытучы» гранты ияләре. Мәктәптә экологиягә, тирә-юнь мохитне саклауга, бөтендөнья мәдәниятен һәм табигать мирасын өйрәнүгә зур игътибар бирелә. . Шулай ук биредә «Аэрокосмик белем бирү мәктәп үзәге» проекты бик уңышлы эшләп килә. Юк, әлеге белем йортында булачак Гагариннар һәм Титовлар әзерләмиләр, ә киләчәктә фән һәм техника юнәлешендә кирәк булачак инженерлар һәм фәнни кадрлар булдыру турында кайгырталар.
Укучылар мәктәптә тулы көн булып, өстәмә белем дә алалар. Аларга фәнни-техник иҗат өчен астрономик тикшеренүләр, «Җир галәмнән» космик мориторингы, ракета-космик модельләштерү һәм радиотехника лабораторияләре дә булдырылган.
Мәктәп ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәктәп дәресләрдән соң-2013» республика бәйгесендә катнашып, «Фәнни-техник иҗат» номинациясенең ике юнәлешендә грантка ия булган.
К списку новостей










