Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №73 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Приволжского района г.Казани/Казан шәһәре Идел буе районның “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 73нче балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420064, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Гарифа Ахунова,д.10 в |
Телефон: | +7(843)-598-07-95 |
E-Mail: | Ds73.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №73" |
Руководитель: | Саляхова Эльмира Зуфаровна |
Год основания учреждения: | 2016 |
У нас учатся: | 170 детей |
У нас учат: | 12 педагогов |
Новости детского сада №73 /Бакчабыз яңалыклары
Габдулла Тукай иҗатына багышланаган кичә
Опубликовано: 25.04.2017Апрель ае диюгә безнең хәтергә бөек шагыйребез Габдулла Тукай килә. Үз чиратыбызда без дә татар теле буенча тәрбияче Алина Камилевна һәм музыка җитәкчесе Әлфия Фәридовна белән, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме катнашуында, Габдулла Тукай иҗатына һәм тормышына багышланган матур кичә үткәрдек. Балалар Габдулла Тукай әкиятләрен белүен, андагы персонажларны үз итүләрен, шигырьләрен яратып сөйләүләрен күрсәттеләр. Ямь өстенә ямь дигән кебек икенче көнне бакчабызга Татар дәүләт Курчак театры килеп, бөек Тукаебызның “Су анасы” әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларга бу аеруча ошады. Шушы әкият аша алар караклыкның нинди начар әйбер булуына, чит әйбергә рөхсәтсез кагылырга ярамаганлыгына тагын бер кат төшенделәр. Курчак театрына безгә шундый матур, мәгънәле әкият күрсәтүләре өчен зур рәхмәт!
К списку новостей