Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №88» Приволжского района г. Казани

Визитная карточка

Адрес: 420059, г. Казань, ул. Ботаническая, д. 7
Телефон: +7(843)-277-41-26;+7(843)-277-41-16
E-Mail: S88kzn@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №88"
Руководитель: Хидиятуллин Рифат Талгатович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 416 учащихся
У нас учат: 28 педагогов

эссе

 

МБОУ «Школа №88» Приволжского  района    г. Казани

татар теле һәм  әдәбияты  укытучысы

  Кудряшова  Альбина  Зөфәр  кызының

  « Укытучы  һөнәре минем тормышымда…..» дигән  темага  эссе

      Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы. . Җир йөзендә яшәгән һәр кешенең язмышы укытучыга бәйле.Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек  таләп итә.  Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында.  Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер - гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.

    Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче чиратта укытучыларына бурычлы.

     Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Математика укытучым - Мәрзия  Тухватулла  кызы, татар  теле  һәм  әдәбият  укытучым- Әльфия  Гыният  кызы  дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Алар безгә терәк булды, җил - яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Безнең өчен киңәшчебез дә, сердәшчебез дә иде. Мин аларга бурычлы һәм рәхмәтлемен. Укытучыларымның яхшы  сыйфатлары мине тагын да ныграк мөгаллим булырга дәште.

           Мин һәрвакыт : “Татар  теле укытучысы булсам, иң зур бәхет шул булыр !” - дип уйлый торган идем. Әлбәттә, бәхет - күпкырлы төшенчә. Бар көчеңне, булдыклылыгыңны яраткан һөнәреңә багышлау, уңышларыңа куану, методик табышлар белән эшчәнлекне яңарту, балаларның рухи дөньясын баету бәхет түгелме?                                                          

   Әнә шул балачак хыяллары, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин                  Тәтеш  педагогия  училищесына   укырга  кердем ,  аннан  соң  Алабуга   дәүләт педагогия университетының   «татар теле  һәм  әдәбияты»бүлегенә укырга  кердем.  Хәзерге вакытта Казан шәһәре   Идел  Буе районның  88 нче  мәктәптә  татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы булып эшлим. Бу һөнәргә килүемнең сәбәпчесе - олы җанлы, җылы карашлы укытучым –Әльфия  Гыйният  кызы. Мин – татар теле һәм әдәбият укытучысы. Шуңа күрә дә төп эш юнәлешләремнең берсе – балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан эзлекле тирән белем бирү, практикада аларны дөрес кулланырга өйрәтү, укучыларда милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү,халкыбыз тарихын, аның рухи мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәтү.     Мең төрле рәхәт мәшәкать эчендә кайныйм. Әйе, мондый ыгы – зыгылы күп санлы мәшәкатьләр белән яшәү, һәр иртә мәктәпкә эшкә килгәндә елмаюлы, бәхетле, шат йөзле укучыларың белән очрашу- һәр укытучы өчен олы бәхеттер ул.

    Менә тагын кыңгырау шалтырар. Ничә пар күз елмаеп та, ышанып та миңа төбәлер. Ә мин, һөнәремнең иң - иң кирәклеген йөрәгем белән тоеп, шатланып, көндәлек укытучылык эшемә чумармын.

...Хәтер йомгагымны сүтеп, күпме хатирәләрне яңарттым... Бәхетлемен! Искә алып сөйләр сүзләр бар, яраткан хезмәтем, газиз балаларым,укучыларым .

”Тормыш йомгагын яңадан җыя аласың, үзгәртәсең килсә, үзгәрт язмышыңны”, - дисәләр, беләсезме нишләр идем? Беләсез, билгеле. Бернәрсәне дә үзгәртмәячәгемне. Бу җир йөзенә укытучы булып хезмәт итәр өчен туганмын. Укытучылык - тормышым бүләк иткән мактаулы хезмәтем. Шуның белән яшим, сулыйм, яратам. Минем өчен иң зур бүләк – белемле укучымның җылы карашы.Яшермим, бик авыр мизгелләр дә була. Әмма сыйныфка килеп кереп, балаларның самими йөзләрен күрүгә, бөтен авырлыклар онытыла. Кайвакыт: “Укытучы һөнәрен сайламаган булсам, кем булыр идем икән?” - дигән сорау килә. Юк, гомеремне яңадан башларга туры килсә дә, яңадан шушы авыр да, искиткеч җаваплы да, ләкин бик кирәкле дэ хезмәт юлыннан үтәр идем.Хезмәт эшчәнлегем дәверендә берничә чыгарылыш булды. Барлык  укучылар да үз юлларын таптылар. Мәктәпне  тәмамлаган  укучыларым арасында шушы юнәлештә училищеда,университетта  белем алучылар  да бар. Моның өчен, әлбәттә, бик тә сөенәм . Димәк, хезмәтем бушка китмәгән.

 

Мин - укытучы! Бу сүзне курыкмыйча, горурланып әйтә алам.