Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №88» Приволжского района г. Казани

Визитная карточка

Адрес: 420059, г. Казань, ул. Ботаническая, д. 7
Телефон: +7(843)-277-41-26;+7(843)-277-41-16
E-Mail: S88kzn@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №88"
Руководитель: Хидиятуллин Рифат Талгатович
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 416 учащихся
У нас учат: 28 педагогов

эссе

88 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлназ Рамил кызының мөгаллимлек хезмәте турында эссе.

Мин  - Сафина Гөлназ Рамил кызы. Балык – бистәсе кызымын! Башлангыч белемне Балык - бистәсе районының Күки урта мәктәбендә алдым. 1 нче сыйныфта укыганда ук, миндә укытучы булу теләге уянды, чөнки мин үземнең беренче укытучымны бик яраттым. Беренче укытучым миңа укытучы һөнәрен сайларга этәргеч бирде дә. Һәм шул теләкне чынга ашыру өчен тырышып укыдым, 2008нче елда ТДГПУ ның татар теле, татар әдәбияты һәм инглиз теле бүлегенә укырга кердем. 2013 нче елда укуны яхшы тәмамлап, диплом алып чыктым. Бүгенге көндә мин Идел буе районынның 88 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшлим. 1 нче сыйныфтан алып 6  нчы сыйныф укучыларына белем бирәм. Араларында рус һәм татар төркемнәре бар.  Үземнең сүземне Энҗе Мөэминова сүзләре белән дәвам итәсем килә:

Укытучы!

Синең бурыч – күңелләргә сүзләр язу,

Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

         Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне кеше итәргә омтыла.

         Мин – үзем татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы. Мин – милләт сакчысы. Бу сүзне курыкмыйча әйтәм. Тел сагында торучы таш стенага тиңлим мин ана теле мөгалимнәрен.

Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләргә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Аның өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгәсе көн белән яшәү, үз укучыларыңның мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен белеп, аларны  үз балаңдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тиз­лек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтә­ре белән уратып алынган.

Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел, балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучылардан артта калып булмый. Шуңа күрә минем методик темам -  “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә инновацион технологияләр куллану” .

Минем төп максатым - белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, туган телен, халкын яраткан, тарихи шәхесләрен хөрмәт иткән ,  яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү. 

Максатыма ирешү өчен инновацион технологияләрнең түбәндәге   формаларын кулланам:

1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

  2.Мультимедиалы презентацияләр куллану.Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны истә калдырырга булыша.

  3.Интернет челтәре ресурслары куллану.Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

Компьютер, интерактив такта ярдәмендә укыту - тиз һәм нәтиҗәле итеп үткән материалны актуальләштерә ала.

Компьютер, интерактив такта  куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә. Үземнең дәресләремдә интерактив тактаны һәрдаим кулланырга тырышам, чөнки вакытны файдалы уздырырга   ярдәм итә.

Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку - укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган.

Мультимедиа чараларын да актив кулланам, алар белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була:

-проблемалы ситуация тудыру өчен,

-яңа материалны аңлату өчен,

-өй эшен тикшерү өчен,

-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

 Видео, аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга, аны иҗади кабул итәргә, укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.

Дәресләрне проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы да, заманча да үткәрергә тырышам. Аерым язучылар иҗаты буенча компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәле була. Мультимедия технологиясе  слайд - иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

Мин укучыларыма өйрәтүче итеп түгел, чын дус, сердәшче, киңәшче итеп карарга тырышам. Мин, күбесенчә, башлангыч сыйныфларда белем биргәнлектән, алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын өчен тырышам. Алар - үзләре кечкенә дөнья. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам.

Яшермим, яңа гына мөгаллимлек хезмәтен башлагачтын, авыр мизгелләр дә була. Ләкин мәктәбебездәге тәҗрибәле укытучылар үзләренең киңәшләре, акыллы фикерләре, тәҗрибәләре белән ярдәм итеп, көч - куәт биреп торалар. Һәм мин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим, киресенчә, горурланам гына. Мин балалар белән эшләргә бик яратам, чөнки күккә карасам, йолдызлар җемелдәгәнен күргәч, алар гүя минем укучыларымны хәтерләтә . Алар да һәрвакыт шулай балкысыннар өчен алга таба хезмәт итү - минем төп максатым.

Чыгышымны тәмамлап шуны әйтәсем килә : инновацион технологияләр белән һәрдаим танышып, алардагы яңалыкларны белеп, укыту эшчәнлегендә куллану - белем  сыйфатына уңай тәэсир итәргә тиеш. Шуңа күрә эзләнүебезне без беркайчан да туктатырга тиеш түгел. Яшь буында,  татар теле һәм әдәбиятына, туган илгә мәхәббәтләрен арттырып, кызыксыну тудырырга тиеш без.

Балалар – безнең киләчәгебез! Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк! Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен, сәламәт укытучылар кирәк! Барчагызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, рухи матурлык телим сезгә , хөрмәтле коллегалар!