Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
E-Mail: | imcpriv2008@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
У нас учат: | 10 методистов |
Новости методического отдела
Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды
Опубликовано: 21.03.2024 2024 нче елның 21 нче мартында Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Казан шәһәре мәктәпләреннән һәм республиканың Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Мамадыш, Чүпрәле, Питрәч районнарыннан килгән укучылар катнашты. Бәйге "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург", "Яшь журналист" номинациясе буенча үтте.
Укучыларны филология фәннәре докторы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүлат автоном югары белем бирү мәгариф учреждениесенең (КФУ) филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар әдабияты кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, жюри рәисе Мингазова Ләйлә Ихсан кызы; язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Сажидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Закир Марат Халил улы; драматург, Гаяз Исхакый, Туфан Миннуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Сагъди Рәдиф Назип улы; Тарстан Мәгариф министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Закиржанова Зөлфия Тәлгать кызы составындагы жюри тыңлады һәм бәяләде.
К списку новостей