• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам

Визитная карточка

Адрес: г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6
Телефон: +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14
E-Mail: imcpriv2008@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам
Руководитель: Зигангерова Миляуша Василовна
У нас учат: 10 методистов

Новости методического отдела

Тел сагында - ир-егетләр

Опубликовано: 11.03.2021

  2021 нче елның 11 нче мартында шәһәр күләмендә  “Тел сагында-ир-егетләр” педагогик уен –конкурсы үткәрелде. Анда Казан шәһәренең һәр берләштерелгән районыннан  ир-егетләрдән торган 4 җыелма команда катнашты. Әлеге конкурста безнең районыбызның данын  “Казан егетләре” командасы исеме астында Җәләев Илфир Илнар улы (116 нчы лицей), Рамазанов Раил Фәһим улы (27 нче гимназия, Балалар иҗат үзәге), Хөснетдинов Рамил Шамил улы (173 нче мәктәп),Заһидуллин Флорис Фәиз улы  (82 нче мәктәп), Әхмәтҗанов Илназ Зөфәр улы (35 нче лицей) яклады. Уен-конкурс Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды.
Уенның беренче этабында һәр команда үзе турында презентация тәкъдим итте. Икенче этапта исә “Теле барның - иле бар” темасына 3 минутлык видеоролик күрсәтелде. Төрле халыкларның мәдәнияте буенча команда капитаннары өчен блиц-турнир уздырылды. Интеллектуаль этапта командалар туган телебезнең үсешенә багышланган сорау-биремнәргә җавап бирделәр. Соңгы этапта командалар татар классик язучыларының әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Егетләребезгә зур рәхмәтебезне белдереп,  бәйгедә 2 нче урынга лаек булулары  белән котлыйбыз! Аларга иҗади уңышлар телибез! Афәрин егетләр!!!



К списку новостей