Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
E-Mail: | imcpriv2008@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
У нас учат: | 10 методистов |
Новости методического отдела
27 нче гимназия укучылары, Татарстан Республикасының Архив эшләре буена дәүләт комитеты белән берлектә, язучы-прозаик, шагыйрь, әдәбият галиме Фәрит Яхин белән очрашу
Опубликовано: 02.02.2021 Татарстан Республикасының Архив эшләре буена дәүләт комитетында танылган галим, язучы, шагыйрь, тәнкыйтьче, профессор Фәрит Зәкиҗан улы Яхин белән әдәби очрашу булып узды. Әлеге чарада Казан шәһәренең Вахитов районында белем алучы 27 нче гимназия укучылары катнашты. Укучылар Ф.Яхинның әсәрләрен яттан сөйләделәр, туган телебездә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Фәрит абыйларының халкыбыз тарихына багышланган үтә дә кызыклы чыгышы да балаларда зур кызыксыну уятты. Укучылар үзе шагыйрь,үзе галим булган Фәрит Зәкиҗан улын сорауларга күмделәр; үтә дә җылы, файдалы мәгълүматка бай булган әдәбият-тарих -тәрбия дәресе булды ул алар өчен. Ф.Яхинга багышланган күргәзмәне дә гимназия укучылары кызыксынып күзәтте. Очрашу азагында Фәрит абыйлары балаларга туган телләрен яратып өйрәнүләре, матур чыгышлары өчен үзенең рәхмәтләрен белдерде.Туган телләр елында уздырылган әлеге чара укучылар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр әле.
К списку новостей