Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
E-Mail: | imcpriv2008@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
У нас учат: | 10 методистов |
Новости методического отдела
Секция «Заман укытучысына – заманча таләпләр»
Опубликовано: 28.06.2019
2019 елның 28 нче июнендә зур чара-Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең милли мәгариф буенча секциясе эшләде. Темасы: «Заман укытучысына – заманча таләпләр»дип аталды.Әлеге чараның икенче мәйданчыгы Казан шәһәре Вахитов районы «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең Л.Н.Толстой исемендәге музей белем бирү үзәгендә рус телле балалар белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчеләре өчен оештырылды.39 нчы мәктәпнең Л.Н.Толстой исемендәге музей белем бирү үзәгендә үткәрелгән семинарның темасы “Полилингваль белем бирү проекты офисы” дип аталды.
Семинарда Л.Н.Толстой исемендәге музей белем бирү үзәгенең сыйныфтан тыш эшчәнлеге педагоглары һәм 39 нчы мәктәпнең татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге семинар югары дәрәҗәдә заманча технологияләрне оста куллануны тәкъдим итә белүе белән аерылып торды.Семинарда катнашучы кунаклар үзләрен теортик яктан гына түгел, пратик яктан да сынап карадылар.Педагогик остаханәдә катнашучылар:
“39 нчы мәктәпнең белем бирү мохите” дигән тема: Нәҗипова Г.А., Казан шәһәре Вахитов районы «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең директоры; Нәҗипова Н.Н.,
Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең милли эшләр буенча директор урынбасары Нәҗипова Н.Н.,
“Фәнни-методик эшчәнлек аша милли мәгарифне үстерүдә заманча технологияләр”дигән темага
Казан шәһәре мәгариф идарәсенең Вахитов һәм Идел буе районнары милли эшләр бунча урынбасары Басыйрова Ф.И.;
“Заманча белем бирү системасы:
төрлелек, мөмкинлекләр” дигән темага :Миннекәева Д.Р., Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Креатив фикер үстерү технологиясен кулланып заманча дәресне проектлау “дигән темага Салихова С.М., Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Полилингваль аспектта заманча таләпләр” дигән темага Мөхәммәтшина Г.И., Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Рус телле укучыларга татар телен заманча укыту: коммуникатив технологиягә нигезләнгән «Сәлам» укыту-методик комплексы” дигән темага
Кашафетдинова, Г.В..Гаппасова Р.Ч., Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучылары
“Рус телле балаларны телгә өйрәтүдә интенсив технология алымнарын кулланып сөйләм теленә өйрәтү” (В. Н.Мещерякова системасына нигезләнгән) дигән темага Низамиева Л.Н., Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Тел өйрәнүдә сөйләм формулалары һәм сөйләм модельләре” Әбсәләмова И.Х., Казан шәһәре Вахитов районы инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы
“Кадрларның үсеш сыйфаты-уңышның нигезе” бу гыбарә әллеге семинарның эшчәнлеген тулысынча раслады.
К списку новостей