• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам

Визитная карточка

Адрес: г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6
Телефон: +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14
E-Mail: imcpriv2008@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам
Руководитель: Зигангерова Миляуша Василовна
У нас учат: 10 методистов

Новости методического отдела

“Язмышларга буйсынмас җан...”

Опубликовано: 22.02.2018

2018 нче елның 22 нче февралендә Казан шәһәре Идел буе районы 173 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә язучы, шагыйрь Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган “Язмышларга буйсынмас җан...” исемле дәрес-конференция булып узды. Кичә “Туган тел айлыгы” кысаларында үткәрелде. Конференциягә кадерле кунак булып Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым да килде. Укучылар Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирделәр, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Мәктәп китапханәчесе Фәния Кәримулла кызы Шәйдуллова кунакларны үзенең Фәнис һәм Нурсөя Яруллинага багышланган иҗат җимешләре белән таныштырды. Кичә бик җылы атмосферада узды. Конференцияне югары дәрәҗәдә оештырган өчен мәктәп директоры Рөстәм Гыйниятулла улы Гыйбадуллинга, милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлсинә Гомәр кызы Хайруллинага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдания Юныс кызы Хәйретдиновага, мәктәп китапханәчесе Фәния Кәримулла кызы Шәйдулловага Вахитов һәм Идел буе районы мәгариф бүлеге исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.


К списку новостей