Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
«Данлы батырлыкны оныту юк» 04.05.2023

Бүген гимназиябез китапханәсендә 5В һәм 6В сыйныфы укучылары белән Җиңү көненә багышланган «Данлы батырлыкны оныту юк» истәлек дәресе уздырылды. Дәрестә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәре Татарстандагы Бөек Ватан сугышы еллары, Ленинград блокадасы, тормышны, якты кояшны, хуш исле чәчәкләр исен яраткан сугыш балалары тарихы турында сөйләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышының куркыныч елларында фашизмга каршы көрәшкә өлкәннәр белән беррәттән подпольщиклар һәм партизаннар булып киткән гади мәктәп укучылары турында да сүз алып барылды. Укучылар герой-пионерларның тормышы һәм батырлыклары белән таныштылар. Вали Котик, Зина Портнова, Леня Голиков, Марат Казей турында күп кенә мәгълүмат белделәр. Чара презентация һәм видеофрагментлар белән үрелеп барды. Укучылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихларын сөйләделәр. Чара ахырында күргәзмәдән китаплар, шулай ук «Бабай медальләре» китаплар сериясе тәкъдим ителде.
-
“Интернетта иминлек кагыйдәләре” 03.05.2023

Бүген 5А сыйныфында кунакта КНИТУның информатика һәм гамәли математика кафедрасы мөгаллиме Галимянова Әнисә Исмәгыйл кызы булды. Әлеге сыйныф сәгатендә укучылар “Интернетта иминлек кагыйдәләре” дигән темага фикер алыштылар. Әнисә Исмәгиловна укучыларга интернетта нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, шәхси сайт яки битеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.
-
Ветераннарга бүләкләр тапшырылды 03.05.2023

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан гимназиябез укучылары сугыш ветераннарының тыл хатыннарына һәм тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин исеменнән рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр тапшырдылар. Укучылар ветераннарга ныклы сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш теләделәр һәм барысы өчен дә рәхмәтләрен белдерделәр.
-
"Эколята" проекты 02.05.2023

3А сыйныфында кунакта Экология министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Галимова Нәргизә Шәүкәт кызы булды. Әлеге сыйныф сәгате укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан үткәрелде. Укучылар "Эколята" дигән проект белән таныштылар, үзләренең фикерләрен җиткерделәр.
-
"Кожаный мяч"- футбол ярышында 02.05.2023

Бүген гимназиябез укучылары "Кожаный мяч"- футбол ярышында катнаштылар. Афәрин, егетләр!!!
-
Отчетный концерт 28.04.2023

Бүген гимназиябездә сәнгать мәктәбенең отчет концерты булып узды. Концерт программасында мәктәп укучылары да, педагоглар да катнашты.
2 сәгатькә сузылган бу чара тамашачыларны гына түгел, ә иң мөһиме, мәктәп укытучыларын да шатландырды, алар һәрвакыт үз укучыларының уңышлары һәм казанышлары өчен күп көч һәм энергия бирәләр.
Бу якты бәйрәмдә катнашучыларның барысы да музыканың гаҗәеп дөньясы белән очраштылар һәм сәнгатьнең кабатланмас дөньясына чумдылар.
Сәнгать мәктәбе коллективы тагын бер кат үзенең осталыгын, профессионализмын һәм педагогларның грамоталыгын, укучыларының сәләтле булуларын раслады.
-
Җиңел атлетика 28.04.2023

Бүген 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары Вахитов һәм Идел буе районнары арасында уздырылган җиңел атлетика буенча ярышта катнаштылар һәм зур җиңүләр белән кайттылар. Афәрин, укучылар!!!
-
"Ядкәрләрдә халык рухы" 27.04.2023

1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда үткәрелгән "Ядкәрләрдә халык рухы" дигән конкурста җиңүче булды. Конкурста җиңүчеләрне шагыйрь Ленар Шәех бүләкләде. Афәрин, Зилә!!!!
-
"Тукайга мәхәббәт илә..." 27.04.2023

Бүген Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Тукайга мәхәббәт илә..." дип исемләнгән IV Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсы оештырылды. Әлеге чарада катнашып, 1А сыйныфы укучысы Шакирова Зилә - лауреат(җитәкчесе: Насыйбуллина Гөлфия Растамовна), 3а сыйныфы укучылары Шәрәфетдинов Раян ll нче дәрәҗә җиңүче, Хөсәенова Тансылу лауреат һәм Җиһаншина Әлфия lll нче дәрәҗә җиңүче(җитәкчеләре: Хәмзина Рәмзия Ралифовна) исеменә лаек булдылар.
Аларның барысын да шушы зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!!! -
Казан инновацион университеты физик тәрбия кафедрасының мөдире бездә кунакта 27.04.2023

10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда кунакта биология фәннәре кандидаты, Казан инновацион университеты физик тәрбия кафедрасының мөдире Сафин Рашат Салихҗанович булды. Рашат Салихҗанович укучыларны үзенең һөнәре белән таныштырды, физик тәрбия үзенчәлекләре турында сөйләп үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.










