Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Экология буенча ачык дәрес 21.09.2021

Бүген гимназиябездә 2А сыйныфы укучылары белән экология буенча ачык дәрес үткәрелде. Кунак итеп Татарстан республикасының экология һәм табигый байлыклар министырлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Артемьева Ольга Владимировна чакырылды.
-
кросс Нации 2021 19.09.2021

"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизы белән безнең укучыларыбыз физик тәрбия укытучылары Лилия Камиль кызы, Әлфия Гомәр кызы һәм тәрбия эшләре урынбасары Гөлшат Әбузаров кызы җитәкчелегендә үзләрен йөгерү буенча сынап кайттылар.
-
Хәйрия Ярминкәсе 11.09.2021

Бүген 11 сентябрь көнне гимназиябездә Хәйрия Ярминкәсе гөрли
-
Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности 09.09.2021

В целях повышения безопасности детей в начале учебного года, восстановления у них после школьных каникул навыков безопасного поведения на дорогах, в транспорте и в быту, а также адекватных действий при угрозе и возникновении опасных и чрезвычайных ситуаций, в рамках Месячника безопасности детей в период со 2 по 9 сентября 2021 года в МБОУ «Гимназия №18» был проведен Всероссийский открытый урок по основам безопасности жизнедеятельности.
-
Юлда үзеңне ничек тоту 07.09.2021

Бүген гимназиябездә ЮХИДИ идарәсеннән килгән , Батинова Оксана Валерьевна 2 нче сыйныфлар өчен, Альмиев Альфред Азатович 9 нчы сыйныфлар өчен " Юлда үзеңне ничек тоту" кагыйдәләре буенча сыйныф сәгатьләре уздырдылар.
-
Изгелек атналыгы 07.09.2021

Бүгеннән гимназиябездә "Неделя добра" яки "Изгелек атналыгы" башланып китте.
Нәрсә соң ул изгелек? Изгелек – ул яхшылык. Әгәр дә бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья дип тикмәгә әйтмәгәннәр бит.
Мохтаҗларга булышыйк, аларның күңелен күрик.Ә бит бер кечкенә яхшылыктан да күпме күңел була. Изгелек җирдә ятмый дуслар! Үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтачак. -
Праздник первоклассника
02.09.2021
Буген 1а сыйныф укучылары Пирамида күңел ачу үзәгендә уткэрелгэн "Праздник первоклассника" дип исемләнгән бэйрэмдә булып кайттылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2021

Бүген гимназиябездә белем бәйрәме гөрләп үтте.
1 нче сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифә, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана. Бу көн -мәктәп бусагасын тәүге кат атлап кергәп беренче сыйныф укучылары өчен дә, алларында төрле сынаулар һәм һөнәр сайлау бурычы торган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, ышанычлы адымнар белән белем үрләрен яулаучы һәм тормышта үз юлын салучы студентлар өчен дә үзенчәлекле көн.
Әлеге уку елы күңелле вакыйгаларга һәм иҗади ачышларга бай булсын, ә мәктәп тормышыгыз эчтәлекле һәм мавыктыргыч узсын! Педагогларга - һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларының мәхәббәт һәм хөрмәтен яулауларын, балаларга эшсөючәнлек , максатка ирешүдә үҗәтлек, бик яхшы билгеләр, әти-әниләргә сабырлык, балалары аларны үз уңышлары һәм җиңүләре белән шатландырып торуларын телибез.
Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхет, нык сәламәтлек, чиксез көч-күәт, үз-үзегезгә ышаныч һәм тормыш оптимизмы юлдаш булсын! -
"Бер яхшылык, мең бәладан коткара" 26.08.2021

"Бер яхшылык, мең бәладан коткара"...
Бүген гимназиябезгә үз "Хәйрия фондын" ачып җибәрүче, 6 ел элек гимназиябезне тәмамлаучы укучыбыз Альберт Зыкин 1 нче сыйныфка тәүге тапкыр аяк атлаучы укучыларыбызны котларга килде. Балалар бүләкләрне бик теләп кабул иттеләр. Афәрин Альберт! Шулай сабыйларны сөендергәнең өчен Ходай сине олыласын! Юлларыңда бары тик яшы кешеләр генә очрасын! Изгелек җирдә ятмый! -
Помоги собраться в школу
18.08.2021
Бүген "Помоги собраться в школу" дип исемләнгән акция астында 1 нче сыйныфка керүче (аз керемле, күп балалы гаиләләрдәге) балаларны "Чулпан" мәдәни үзәгендә бүләкләү булды.
Ә без үз чиратында шушы сабыйларга сау-сәламәт булып, тырышып, бары тик 4ле, 5ле билгеләренә генә укуларын теләп калабыз!
Киләчәктә әти-әниләренең горурлыклары, таянычлары булсыннар иде!










