• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Пестречинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Шалинская средняя общеобразовательная школа имени Сафина Файзрахмана Ахметзяновича» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалинская средняя общеобразовательная школа имени Сафина Файзрахмана Ахметзяновича» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе "Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422796, Республика Татарстан, Пестречинский район, село Шали, ул. Тазиева дом 21а
Телефон: +7(843)-673-52-90
E-Mail: Ss.Pes@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шалинская СОШ имени Сафина Ф.А."
Руководитель: Мухутдинов Алмаз Бадрутдинович
Год основания учреждения: 1917
У нас учатся: 280 ученик/укучы
У нас учат: 28 учителей/ укытучы, 2 воспитателя/тәрбияче, 1библиотекарь,( 1 советник,1педагог-организатор, 1педагог-психолог)

Наша школьная жизнь

Сугыш чоры балалары

Опубликовано: 21.12.2010

9 нчы декабрь - Ватан Геройлары көненә багышлап, "Сугыш урлаган балачак " - дигән темага 10 нчы А , 6 нчы А һәм 5 нче А сыйныфларында сыйныф җитәкчеләре: ГайсароваР.Г., Мөхетдинова Р.М., Мөхетдинов А.Б. ачык мероприятие үткәрделәр.

Сугыш сүзен ишетүгә,күз алдына күпме балаларның бәхетенә явызларча кул сузган дәһшәтле көннәр килеп баса.”Әти” дип әйтергә тилмертте, аларның балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимерде. Әткәй юклык гомер буе сиздерә: әрнү, сагынулар- юлдашың, язмышың...Алар бүген дә әти рухы белән яши.

Сугыш чоры балалары

Офыкларга тулды кара төтен,
Төсен алды төтен далаларның.
Елга булып яше җиргә сеңде
Сугыш чорындагы балаларның.
Ил хәсрәте ирләр иңсәсендә,
Ат чыдамый торган авыр хезмәт.
Алтмыш тулмый җиргә иңә ирләр,
Илгә рәнҗеп, күрми кадер-хөрмәт.
Хәтер төпкеленнән ачы язмыш,
Сөрән сала авыл, калаларга.
Уйчан йөзләр, әл дә моңсу күзләр
Сугыш чорындагы балаларда.
Әтиләре сугышып йөргән чакта,
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага
Буразнада билчән утаган.
Илгә- икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул елларның сугыш баласын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Авылыбызга сугыш башлану хәбәре шул ук көнне килеп ирешә. Яшьләрнең күбесе Шәленең ерак булмаган җирдә төзелә торган Шәле-Бөгелмә тимер юлы төзелешендә эшли торган була. Сугыш башлану хәбәрен ишетүгә, алар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, военкоматка баралар. 1941нче елның 26 нчы июнендә бер көн эчендә авылыбыздан 93 ир-егет сугышка китә. Авылым халкы аларны авылның иң калку урыныннан озатып кала.

Озатучылар аларга бер теләк- дошманны тизрәк җиңеп кайтуны телиләр. Сылу егетләр, ир уртасы абыйлар изге Ватан өчен сугышка китә. Тылда калучыларга да җиңел булмый. Ләкин солдат әтиләрен, кардәш-туганнарын бөтен нәрсә белән тәэмин итеп тору өчен, станоклар артында торучылар да, колхоз басуларында алны-ялны белмичә эшләүчеләр дә хатын-кыз, карт-коралар, бала-чагалар була. Сыкранмый, сызланмый һәммәсен дә үз җилкәләрендә күтәрәләр алар.

Сугыш чор балалары ачлыкны да, ялангачлыкны кичергәннәр. Авылыбызда мондый балалар саны 1000гә якын була, бу мәгълүмат авыл советы җирлегеннән алынды.



К списку новостей