• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Пестречинский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение«Шалинская средняя общеобразовательная школа имени Сафина Файзрахмана Ахметзяновича» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбе"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шалинская средняя общеобразовательная школа имени Сафина Файзрахмана Ахметзяновича» Пестречинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет гомүми белем бирү учреждениесе "Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улы исемендәге Шәле урта гомүми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422796, Республика Татарстан, Пестречинский район, село Шали, ул. Тазиева дом 21а
Телефон: +7(843)-673-52-90
E-Mail: Ss.Pes@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шалинская СОШ имени Сафина Ф.А."
Руководитель: Мухутдинов Алмаз Бадрутдинович
Год основания учреждения: 1917
У нас учатся: 280 ученик/укучы
У нас учат: 28 учителей/ укытучы, 2 воспитателя/тәрбияче, 1библиотекарь,( 1 советник,1педагог-организатор, 1педагог-психолог)

Наша школьная жизнь

9 нчы май - Җиңү көне

Опубликовано: 08.05.2012

 

9 нчы май... Җиңү көне...

Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер, дип уйлыйм.

Бүген безнең Шәле авылында онытылмаслык тантана – Бөек Җиңүнең 67 еллыгы хөрмәтенә, Бөек Җиңү көнен якынайткан һәм сугыш кырларында мәңгегә ятып калган авылдашларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл-обелиск ачылды.                                                                                  

Бу аяусыз сугышка Шәледән 481 кеше китә. Бер кайтмасам бер кайтырмын, дип киткән бик күп авылдашларыбыз еракта мәңгелек йокыга талдылар. Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел, ди татар халкы. Бүген бездә Бөек Ватан сугышында дошман белән күзгә-күз очрашкан, исән сау әйләнеп кайткан Гимадиев Хаким ага һәм Шагвалиев Йосыф абый. кунакта. Хөрмәтле ветераннарыбыз, без сезнең алдыгызда баш иябез. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.

        Бүгенге шатлыкны уртаклашырга бәйрәмебезгә мөхтәрәм Питрәч муниципаль район башлыгы  Шәйхулла Галимулла улы Насыбуллин, Питрәч муниципаль районы хәрби комиссариат җитәкчесе  Владимир Михаил улы Гузич килделәр.

Җиңү көне, кешеләр күңелендә һәрвакыт иң зур бәйрәм булып, буыннардан буыннарга күчә барыр. Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл батырлары! Бүген- сезнең көн. Шуны белегез: Сезнең батырлык безнең күңелләрдә мәңге тутыкмас. Моннан соң әниләргә- үзләренең уллары, хатыннарга – ирләрен, балаларга әтиләрен бервакытта да сугышка озатырга туры килмәсен.

  Күгебез аяз, җиребез бай, тормышыбыз тыныч булсын. Алдагы көннәрегез якты булсын, улларыгызның, кызларыгызның, оныкларыгызның шәфкатен, рәхәтен, язларның ямен күреп, сау-сәламәт яшәгез дә яшәгез әле!

 Бер-беребезгә игътибарлы, мәрхәмәтле булыйк, игелекле эшләр эшләп гомер итик!

"Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел".



Видеорепортаж:
Ветераннар

К списку новостей