• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ детский сад №1 "Золотая рыбка" д.Куюки/Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Көек авылы районы "Алтын балык"1нче балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем биру учреждениясе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422774 Республика Татарстан, Пестречинский район д.Куюки, ул. 26-й квартал, зд. 3
Телефон: 8(84367)2-94-14, 2-94-15
E-Mail: ds.peszolribka@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ детский сад №1 «Золотая рыбка»
Руководитель: Харисова Резеда Хамитовна
Год основания учреждения: 2019
У нас учатся: 350 воспитанников
У нас учат: 26 педагогов

Сабантуй 2023

Опубликовано: 08.06.2023

Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй буген бездә!

Менә шундый күтәренке күңел белән башланып китте безнең Питрәч районы Көек авылындагы “Алтын балык” балалар бакчасында Сабан туе.
Сабан туе уздырылачак мәйданчык педагоглар ярдәмендә алдан ук бәйрәмчә бизәлде: чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар, төрле төстәге шарлар эленде. Милли киемнәр кигән балалар һәм тәрбиячеләр, чиккән сөлгеләр эленгән колгалар, гармун тотып, халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алып, көянтә - чиләкләр белән мәйданга үттеләр.
“Сабан туе” җыры башкарылды. Бәйрэмгә тагы да ямь өстәп әби белән бабай килде. Алар үзләренең яшь чакларын искә төшерделәр, балалар белән күңел ачтылар.
Балалар да бәйрәмгә алдан әзерләнделәр: шигырьләр, җырлар, биюләр  өйрәнделәр.
Бәйрәмдә барлык балалар да бик теләп, кызыксынып катнаштылар. Алар милли уеннарда үз осталыкларын күрсәттеләр: “Чүлмәк вату”,”Капчык киеп йөгерү”, “Чиләк белән йөгерү”, “Бау тарту” һәм бик күп башка уеннар. Балалар өчен иң авыры- бәйләнгән күзләр белән чүлмәккә эләгү булды, алар бу сынауны да бик тырышып үттеләр.
Сабантуйда бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм  бик  күңелле үтте. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты.



К списку новостей