МБОУ «Кряш-Сердинская основная общеобразовательная школа» Пестречинского муниципального района РТ/ТР Питрәч муниципаль районы "Керәшен Сәрдәсе төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы/
Визитная карточка
| Адрес: | село Кряш-Серда, улица Советская, дом 37. |
| Телефон: | +7(843)-673-80-22 |
| E-Mail: | Sks.Pes@tatar.ru, k-serda@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кряш-Сердинская ООШ" Пестречинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Фадеева Нина Валентиновна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 11 |
| У нас учат: | 6 |
Новостной блок
Вручение аттестатов выпускникам школы
Опубликовано: 28.06.2016Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнеӊ бүген соӊгы очрашу – соӊгы кичә. Сез бүгенге көннән очы-кырые булмаган тормыш диӊгезе буйлап сәяхәткә китәсез. Сезнеӊ кораблар – хыял, өмет һәм ышаныч корабларын катлаулы тормыш юлларында озын-озак сәяхәт көтә. Бу соӊгы чыгарылыш кичәсеннән соӊ сезнеӊ юллар аерылышырлар. Сез һәрберегез үз юлыннан китәрсез. Ә сез бергә үткәргән еллар, сезнеӊ хәтерегездә мәӊгегә калыр.
Буген сезнеӊ белән бергә илебездә күп меӊләгән яшьләр мөстәкыйль тормышка аяк баса, халык хужалыгы, югары уку йортлары яшь талантларны кабул итә. Тормыш биографиягезнеӊ һәр бите ижади эзләнүләр, намуслы хезмәт жиӊүләре белән бизәлсен. Сезне тагын бер тапкыр мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күӊелдән котлыйбыз! һәрчак бәхет һәм уӊышлар юлдаш булсын сезгә, дуслар!
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киӊлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә!
Куллар болгап,
Сезне менә озатып калабыз.
К списку новостей










