Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №32 "Радуга" с. Тюрнясево Нурлатского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Төрнәс авылы 32 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423023, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Тюрнясево, ул. Центральная, д. 33 |
Телефон: | 8(84345) 3-42-49 |
E-Mail: | dc.raduga32@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ" Детский сад №32 "Радуга" с. Тюрнясево" |
Руководитель: | Питуганова Марина Геннадьевна |
Год основания учреждения: | 1958 |
У нас учатся: | 15 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель / 1тәрбияче |
Новости Муниципального бюджетного дошкольного образовательного учреждения «Детский сад №32 "Радуга" с. Тюрнясево Нурлатского муниципального района Республики Татарстан»/"Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Төрнәс авылы 32 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
День Рождение Г. Тукая //Туган Көнне Г. Тукай
Опубликовано: 26.04.2018
Татар әдәбияты
Габдулла Тукай«Шүрәле» |
I Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр. Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем. Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә, Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә. Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк. Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат; Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап. Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр. Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр; Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр. Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк– ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп. Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул. Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби, Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре. Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе: Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе. |
К списку новостей