Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Новости МБОУ "Курманаевская ООШ"
Җиңүнең 70 еллыгын каршылап
Опубликовано: 12.02.2015Мәктәбебездә “Хәтер маршы-2015” агитпоходы.
“Хәтер маршы-2015” яшьләр агитпоходының безнең мәктәптәге тукталышы күңелләрдә озак сакланыр.
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында мәктәбебездә “Истина” эзләнү отряды әгъзалары белән очрашу узды. Моңа кадәр эзләнү отрядлары турында ишетеп кенә белгән укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә бу очрашу бик тәэсирле булды.
Үзләрен изге хезмәткә багышлаган отряд кешеләре безгә үзләре сайлаган шушы кызыклы һәм файдалы эшнең асылын ачтылар. Алар Бөек Ватан сугышы вакытында иң көчле бәрелешләр һәм Совет гаскәрләре иң күп югалтулар кичергән урыннарда казу һәм эзләү эшләре алып баралар. Табылган мәетләрнең кемнеке булуын солдат медальоннарындагы язулардан ачыклыйлар икән. Әмма мондый медальоннарның бөтен солдатларда да булмавы солдатны тану эшен бик кыенлаштыруын әйттеләр. Безгә алар казу эшләре барышында табылган солдат әйберләре күргәзмәсе, үз эшчәнлекләре турында видеофильм тәкъдим иттеләр. Аларның кызыклы сөйләве үзләре башкаруында сугыш җырлары һәм укучыларның сорауларына җавап белән үрелеп барды. Әлеге очрашудан соң кызлар да җитдиләнгән, егетләребез буйга тартылып киткән кебек тоелды. Һәркемнең күзендә очрашуга килгән “Истина” эзләнү отряды әгъзаларына эчкерсез рәхмәт, соклану һәм изге теләкләр чагыла иде.
Сугыш чынбарлыгын интернет челтәрендә әкият һәм фантастик фильм геройлары белән “көчле бәрелешләр” аша белгән, ул уеннарда “югалту һәм җиңелү ачысын” бик авыр кичергән минем кебек малайлар һәм кызлар өчен бу очрашу зур ачыш булды. Моннан соң без интернет челтәрендә әкият геройлары түгел, ә илебезгә Бөек Җиңүне үз тормышлары хакына яулап алган геройларны эзләрбез.
Киләчәктә сугышта һәлак булган бабаларыбыз , армия сафларында кайнар нокталарда хезмәт иткән әтиләребез һәм эзләнү отряды әгъзаларына лаеклы алмаш булырбыз!
К списку новостей