Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Новости МБОУ "Курманаевская ООШ"
Ватан геройлары көне
Опубликовано: 09.12.2014Билгесез солдат көненнән алган тәэсирләрне тагын да ныгту көне, үз тормышлары бәрабәренә безгә тыныч тормыш бүләк иткән әби-бабаларыбыз белән соклануны көчәйткән көн- Ватан геройлары көне. Сыйныф җитәкчеләре тарафыннан бу көн дә ныклап уйланылган һәм һәр укучының күңелендә сакланырлык итеп оештырылды. 8-9 нчы сыйныф укучылары бу көннең килеп чыгу тарихын, бүгенге көндә Герой исеменә кемнәр лаеклы булуы турында рефератив эшләр башкарса, 6-7 нче сыйныфлар "Безнең якташлар-Ватан геройлары" дигән компьютер презентациясе карады, 1-5 сыйныф укучылары исә авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Хәтер көне уздырдылар. Истәлек тактасында һәр укучы үзенең фамилиядәшен- карт бабасын , ничәнчедер буын туганын тапты, әйе, сугыш кермәгән авыл, сугыш кермәгән йорт калмаган ул елларда. Әлеге чарадан соң 1-5 сыйныф укучыларына "Минем гаиләмне сугыш белән тоташтыручы җепләр" дигән темага иҗади эш башкарырга тәкъдим ителде.
Бүгенге көн ил-көннәргә тынычлык һәм укучыларыбызның тыныч тормыш геройлары булуын теләп тәмамланды.
К списку новостей