Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Новости МБОУ "Курманаевская ООШ"
Районные соревнования по хоккею с шайбой
Опубликовано: 18.01.2025Кизләүдә авыл мәктәпләре командалары арасында алкалы хоккей буенча район турниры узды
Хоккей Кизләүдә аеруча популяр уен, аңа мәхәббәт авыл халкында кечкенәдән тәрбияләнә, хәтта буыннан-буынга тапшырыла, дип тә әйтергә мөмкин. Спортның әлеге төре буенча осталыкны даими чарлап тору өчен дә шартлар тудырылган – мәктәп шугалагының сыйфаты боз ареналарыныкыннан бер дә калышмый, кич белән шөгыльләнүчеләр өчен периметр буйлап прожекторлар урнаштырылган.
– Физик тәрбия укытучысы Рәис Рәшитович Гыймалетдинов шугалакның торышын беренче суыклар белән үк кайгырта башлый, һәм сезон дәвамында аны карап-чистартып торуга зур өлеш кертә, – дип сөйләде мәктәп директоры Гөлнар Билданова. – Бүгенге көндә бездә 33 укучы белем ала, һәркайсының диярлек тимераягы бар. Балаларның хоккей белән кызыксынуларын әти-әниләре дә хуплап тора. Шугалак кичләрен дә буш тормый.
Шуңа авыл мәктәпләре арасында хоккей турнирының нәкъ менә Кизләүдә оештырылуы бер дә гаҗәп түгел, традицион ярышларның биредә уздырыла башлавына быел 15 ел булган инде. Һәм ул, алдагы еллардагы уеннар белән чагыштырганда, тагын да киңрәк колач белән, бәйрәмчә үткән. Яшь хоккейчылар өчен җан атарга күпсанлы спорт сөючеләр, хәтта өлкән буын вәкилләре дә җыелган. Уеннарны тамаша кылганнан соң, күпләр кич белән очрашып, үзара ярышлар үткәрергә дип тә килешкәннәр.
Хуҗалар Чулпан, Яңа Иглай Һәм Киекле мәктәпләренең 2009 елгы һәм аннан да яшьрәк уенчылары белән көч сынашкан. Турнирны ачу тантанасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Алсу Рәхмәтуллина, мәртәбәле кунаклар, иганәчеләр яшь хоккейчыларны үзләренең җылы теләкләре белән яңа җиңүләргә тагын да рухландырган. Әсгать Касыймович символик беренче алканы салу йоласын башкарып, уеннарга старт биргән. Берничә сәгать дәвамында бозда уен азарты, җиңүгә омтылыш хөкем сөреп, җиңүче исеме өчен чын көрәш барган. Нәтиҗәдә, Кизләү уенчылары быел да оттырмаган – турнир Кубогын янә үзләрендә калдырганнар. Икенче урында – Чулпан, өченчедә – Киекле мәктәпләре командалары. Җиңүчеләргә һәм призерларга мәгариф бүлегеннән медальләр, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылган. Быел уңыш елмаймаган Яңа Иглай командасы уенчылары да игътибарсыз калмаган. Бозда аеруча зур осталык күрсәткән бер төркем укучылар иң яхшы капкачы, уенчы, һөҗүмче, бомбардир исемнәренә лаек булган. Кизләү мәктәбенә хәйрия эшләре белән теләктәшлек күрсәтүче шәхси эшмәкәр Хафис Мәхмүтов бу юлы да читтә калмаган – уенчыларны акчалата бүләкләре белән сөендергән. Гомумән, хоккей турнирын югары дәрәҗәдә оештыру өчен мәктәп җитәкчелегенә дистәләп иганәче ярдәм кулы сузган.
– Киң күңелле авылдашларыбызның теләктәшлеген, финанс ярдәмен һәрдаим тоябыз. Рәхмәт аларга, – дип билгеләп үтте Гөлнар Исмәгыйлевна.
К списку новостей