Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
| E-Mail: | SKurman.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
| Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
| Год основания учреждения: | 1913 |
| У нас учатся: | 27/Бездә укыйлар 27 |
| У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2015

"Тамчыкай" мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда ял итүче укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган мәгълүмати линейкада катнашты. Әлеге линейкага "Үлемсез полк солдатларын" да алып бардылар алар. Сугыш китергән авыр яралар әле бүген дә сыкрый, сугыш чорындагы югалтулар ачысыннан әле бүген дә күзләр яшьләнә. Үсеп килүче буын сугыш афәтләрен күрмәсен, күп корбаннар бәрабәренә яулап алынган матур көннәрнең кадерен белсен иде. Линейка ил-көннәребезгә тынычлык һәм бәрәкәт теләп, һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып тәмамланды.
-
Һөнәр ияләрендә кунакта 18.06.2015

Һәркем үзен киләчәктә ниндидер һөнәр иясе, кайсы да булса эшнең остасы итеп күрергә тели. Кайсы һөнәр яхшырак икәнен ачыклау максатыннан, ял итүче дусларыбыз бүген авылыбыз кибетләрендә- сатучылар, элемтә бүлегендә -хат ташучы һәм почта мөдире, авыл китапханәсендә- китапханәче, медпунктта -шәфкать туташы, мәктәптә-укытучы, техник хезмәткәрләр белән аралаштылар. Әти-әниләренең һөнәрләре турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә, малайлар машина йөртүче, оператор, тән сакчысы; ә кызлар исә сатучы, укытучы һөнәрләренә өстенлек бирүе ачыкланды. Үз күңелләренә якын булган һөнәр серләренә төшенү өчен, аларга, әлбәттә, бүген бик тырышып укырга, белемнәрен арттырырга һәм сау-сәламәт булырга кирәк. Без балаларның барлык теләкләренең чынга ашуын телибез, барыбызга да бәхетле киләчәк насыйп булсын.
Сурәттә: балалар сатучы Рәсимә апаларының өреп тутырыла торган бассейн турында никадәр мәгълүматлы булуын ачыклыйлар.
-
Әдәплелек көне 03.06.2015

Лагеребызда әдәплелек көне. Бу көнне , бигрәк тә, ял итүче малайларыбызга үзләрен әдәпле тоту өчен күп көч куярга туры килде. Иң шук, иң шаяннарыбыз да әдәпле булуның кеше өчен иң матур һәм күркәм, кирәкле сыйфат икәнен төшенде бүген
-
КЫҢГЫРАУНЫҢ ЧЫҢЛАВЫ, ХУШЫГЫЗ, МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ 22.05.2015

-
ХУШ, БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП! 21.05.2015

-
Помоги своей школе 16.05.2015

-
ҖИҢҮ КИЛДЕ ҖИРНЕ НУРГА КҮМЕП... 08.05.2015

-
"ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" САФТА 08.05.2015

-
#ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН И #МЫ ВМЕСТЕ 25.04.2015

Бүген 8 нче сыйныф укучылары авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар. Алар башкарган игелекле эш Республикабызда игълан ителгән Чисталык икеайлыгы һәм шулай ук "Язгы игелек атнасы" ның матур бер чагылышы булды. Укучыларыбызга игелекле эшләрендә уңышлар һәм матур нәтиҗәләр телибез, афәрин!
-
Бөек шагыйребез туган көненә багышланаган чаралар 25.04.2015

Беренче сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәм"нәрен Г.Тукай туган көн алдыннан уздырулары матур гадәткә керде. Туган телебезнең матурлыгын, мөмкинлекләрен әлифба ярдәмендә аңлаган нәни дусларыбыз киләчәктә милләтебез данын төрле өлкәләрдә лаеклы яклый алыр. Бүген алар үзләренең матур биюләре, дәртле җырлары, сәхнәләштергән күренешләре белән барлык тамашачыларны, кунакка килгән әти-әниләрне кабат 1 нче сыйныфларның үзенчәлекле һәм кызыклы көнкүрешенә кайтарды. Бәйрәм һәркем өчен истә калырлык итеп уздырылды, сыйныф җитәкчесе Ганиева Иркәнур Исламнур кызына ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез.







