• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования" Нурлатского муниципального района РТ / Нурлат муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" муниципаль казна учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423042, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат, ул. Советская, д. 117 / Советская урамы, 117нче йорт, Нурлат шәһәре, 423040
Телефон: 8(84345) 3-19-25 (приемная) 3-19-24 (специалисты) 2-06-74, 2-07-02 (методисты) 2-06-80 (дошкольный отдел) ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ по обеспеченности учебниками: 8(843)4520702 Ярмухаметова Фарида Минталибовна ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ ПО ВОПРОСАМ ЕГЭ/ОГЭ 20674 Гизатуллина Неля Владимировна
E-Mail: Alsu.Rahmatullina@tatar.ru, imc.nur@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ "Управление образования" Нурлатского муниципального района РТ
Руководитель: Рахматуллина Алсу Насыховна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 5959 учащихся и 2021 воспитанников / Бездә укыйлар 5959 укучы һәм 2021 тәрбияләнүче
У нас учат: 674 учителя и 278 педагогов-дошкольников

Новости наши с 2022 \ Яналыклар

Семинар учителей (родного) языка

Опубликовано: 20.02.2019

20 февраля в МАОУ “СОШ №4” прошел районный семинар учителей (родного) языка на тему “Развитие речевой деятельности учащихся на основе современных требований”. В рамках семинара провелись открытые уроки и тренинг для учителей.
Проведенный семинар по родному языку был очень организованным в соответствии с современными требованиями. Учителя родного языка и литературы района поделились многими полезными новшествами своей работы.
Нурлат шәһәренең 4нче урта гомуми белем мәктәбендә үткәрелгән туган тел һәм әдәбияты укытучыларының район семинары “Заманча таләпләргә нигезләнеп, укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерү” темасына багышланган иде. Бу семинар кысаларында район укытучыларына ФДББС туры килерлек ачык дәресләр күрсәтелде, тренинглар үткәрелде.
Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Ә.В. 5нче сыйныф татар төркемендә фразеологизмнарны кабатлау дәресен тәкъдим итте. Сингапур методикасын кулланып, укытучы укучыларны төркемләп, төрле укыту ысулларын файдаланып, укчыларның сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләде. Рус төркемнәрендә “Сыйфат дәрәҗәләре” темасы буенча беренче квалификацион категорияле туган тел укытучысы Төхфәтуллина К.Р. дәресендә традицион метод һәм алымнар белән беррәттән яңа педагогик технологияләр кулланды. 7нче сыйныфларда “Ут эченнән языйм бер җыр” темасы буенча әдәбият дәресен югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мифтахова Г.Г. Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасына анализ рәвешендә үткәрде. Дәрес укучыларның иҗади активлыгын, логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерүгә корылган иде. Тәнкыйди фикерләү, уен, plickers технологияләре кулланып, укытучы үз максатына бик уңышлы иреште.
Семинарның тагын бер яңалыгын билгеләп үтәсе килә. Беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучы Сәлахова Г.Ә. тарафыннан әзерләнгән тренинглар уку-укыту эшчәнлегендә укытучыларның мотивацияләрен күтәрүгә корылган иде. Ул мотивация кеше тормышында бик зур роль уйнавын билгеләп үтте, үз максатыңа ирешү өчен каршылыкларны җиңә белү ысулларын бәян итте. Район укытучылары белән үткәргән тренинглар зур кызыксыну уятты.
Гомумән, 4 нче мәктәп милли эшләр директоры урынбасары һәм укытучылары үткәргән туган тел семинары бик эшлекле һәм бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп оештырылган иде. Район туган тел һәм әдәбияты укытучылары үз эшләрендә файданланырлык бик күп яңалыклар белән таралыштылар.


К списку новостей