Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Озак яшәүнең серен белдек!
Опубликовано: 23.03.2015Күптән түгел Фома авылына мәртәбәле кунак кайтты. Дөресрәге, биредә туып үскән, тормыш иткән, озын хезмәт юлы кичкән, картлык көнендә балалары тәрбиясендә Чаллыда яшәүче Исхак Кәрим улы Каняфин кунакка кайтып китте. Хәбәрне ишетүгә, сыйныфыбыз белән күптән көткән бабабыз янына очрашуга йөгердек.
6 нчы февральдә 101 яшь тулган икән аңа. “Озак яшәүнең сере – сабыр була белүдә, дус яшәүдә”, - ди Исхак бабай. Гомере буе эштән курыкмаган, хезмәттән тәм табып яшәгән ул. Ике баласын җирләгән икән инде бабай. 68 ел бергә гомер иткән карчыгы Миңниса апа да 90 яшендә вафат булган. Исхак бабай үзенең 5 баласы, 10 оныгы, 12 оныкчыгы белән горурлана. Барлык туганнар әледән-әле очрашып-җыелышып торалар. Беренче баласы Хәмзәнең улы Хәлил нәсел шәҗәрәләрен төзегән. Исхак бабай фикеренчә, гаиләдә тату, аңлашып яшәгәндә генә матур, нык тормышта бәхетле гомер итеп була. Шуңа да үзен иң бәхетле кеше дип саный ул. Ә бит Исхак Кәримович сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны да кичергән.
Бөек Ватан сугышына ул Ватан кушканга, Ватанны яклап баруын әйтте. Сугыш башланганчы, Исхак Кәримович Чапаевск хәрби заводына киткән була. Дәһшәтле сугыш башлануын ул шунда белә. Әле тагын тугыз ай ул шул заводта “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” дигән бурычны үти. Аннары фронтка юнәлә. Бер ел ярым буе яу кырларында фашистларга каршы сугыша ул, дүрт тапкыр яралана. Соңгысында аеруча авыр яралар ала. Озак вакыт төрле госпитальләрдә дәвалануга карамастан, ул инде сәламәтләнә алмый. Фронттан яугир II группа инвалид булып кайта.
Аңа Бөек Җиңү турындагы хәбәрне дә туган авылында ишетергә насыйп була. Яралы солдат бераз тернәкләнү белән эшкә чыга. Кайда гына эшләсә дә, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтә. Шуңа да һәммә кеше Исхак бабайны уңган, тырыш кеше буларак хәтерли. Аның абыйсы Каняфин Ибраһим бабай да 104 яшенә җиткән. Күрше Биккол авылында яшәүче әтием Дамир Вафин да яхшы хәтерли икән аларны. “1950 нче елларда бу абыйлы-энеле туганнар безгә йорт бурап, өеп бирделәр. Эшләрен җиренә җиткереп эшләделәр, бәясен дә кыйммәт сорамадылар. Бик уңган, булдыклы балта осталарына гомерем буе рәхмәт укыйм”, - ди ул чын күңеленнән. Мөгаен, гел хәрәкәттә, хезмәттә булганга, игелек кылып яшәгәнлектән гомерләре озынайгандыр аларның. Исхак бабайның: “Яхшылык эшләргә иренмәгез, яхшылык үзеңә дә яхшылык булып кайта”, - дигән фикере күңелгә үтеп керде. Үзендәге әйбәт сыйфатлары балалары-оныкларына да күчкән. Бабайның оныкчыгы булган сыйныфташыбыз Рәзилә дә эшкә батыр, ярдәмчел, игътибарлы, бик акыллы.
Ветеранны туган авылына алып кайтучы улы - дүртенче баласы Гомәр абыйдан бабайның өйдә нинди булуы хакында сорашабыз. 101 яшьлек бабабыз бүген дә бишенче катка җәяү менеп-төшеп йөри, телевизордан “Яңалыклар” тапшыруын калдырмыйча карый, Украинадагы хәлләргә борчыла икән.
Ул көнне ветеранның күкрәгендә тагын бер медаль артты. Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә җыелган авылдашларын күрүенә, сагындырган туган җиренә үз аякларына басып кайта алуына искиткеч шат иде. Әңгәмәдәшләренә файдалы киңәшләр бирергә дә өлгерде ул. “Кешенең иң куркыныч дошманы – аракы, аның белән дуслаша күрмәгез”, - дип кисәтте. Әти-әниләрен тыңлаганнарның гына теләкләренә ирешүләрен әйтте. Үзебез дә очрашудан алган күңел күтәренкелеге бабайның гомерен тагын да озынайтсын дип теләп калдык. Аның әле дә камил фикер йөртүенә, төпле җавап бирүенә сокландык. Исхак бабайның кешеләрне яратуы, тормышны сөюе күзләреннән күренеп тора. Шөкер итеп яшәвен һәр хәрәкәте, сүзе раслый. Шуңа да озын гомерле булгандыр әле Исхак бабай.
6 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Әһлиуллина.
К списку новостей














