• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нурлатский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт
Телефон: +7(843)-453-52-81
E-Mail: Sfom.Nur@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ
Руководитель: Сафиуллин Халим Салихович
Год основания учреждения: 1965
У нас учатся: 28 обучающихся / укучы
У нас учат: 13 педагогов / укытучылар

Новости школы

Тәрбиянең төп асылы

Опубликовано: 22.02.2015

Мәгълүм булганча, бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала.Ләкин тәрбиянең төп нигезе-гаилә. Сүз дә юк , ата-ана баласын белемле, тәрбияле итеп күрергә тели.
Шуңа карамастан, нигә соң әле бүген кайбер яшьләрдә акыл үсеше белән рухи үсеш арасында упкын хасил булган. Төп сәбәп нидә? Тәрбиянең төп асылы — мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә бит. Шушы бердәмлекне тагын да ныгыту өчен        20 нче февраль көнне әтиләр белән җыелып сөйләшергә булдык.  Мәктәпкә 45 әти килгән иде.Беренче чиратта аларны бәйрәм белән котладылар, концерт номерлары күрсәтеп күңелләрен күтәрделәр.

Конференциянең төп өлешендә мәктәп директоры Хәлим Сәлих  улы бүгенге көндә мәктәптә уку һәм укыту, бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерлек һәм аны үткәрү таләпләре, бүгенге икътисад шартларында мәктәпне финанслау, укучылар сәламәтлеген саклау һәм аларны тукландыру мәсьәләләре белән таныштырды. Конференция әтиләрнең тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алышулары белән дәвам итте.
   Чыгыш ясаучы һәр кеше чын ирләрне яшьтән үк тәрбияләргә кирәклегенә, ә монда төп йөк ата җилкәсенә төшүенә басым ясады. Малай кеше чын ир егет  булсын өчен, әтиләрнең төп акыл көче, кырыслыгы, түземлелеге, яхшы үрнәк күрсәтә белүе таләп ителүе бәхәссез.
        Конференциядә ясалган чыгышларга берәү дә битараф калмады, моны бирелгән сораулардан тоемлап булды.Һәр  кешенең  мәктәп, аның проблемалары турында борчылуы сизелде. Шунда ук әтиләр стройда йөрү һәм хәрби җыр конкурсында җиңгән сыйныфның чыгышын да карадылар. Соңыннан әтиләр белән ир-ат  укытучыларга каршы бик кызык һәм киеренке хоккей уены булды. Конференция иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән бәйрәм табыны белән тәмамланды. Бәйрәм күңелле дә файдалы да узды.



К списку новостей