Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә
Опубликовано: 10.02.2015Шимбә көнне Фома урта гомуми белем мәктәбендә шул мәктәпне тәмамлаган, укуларын югары уку йортларында дәвам итүче студентлар белән очрашу кичәсе буды.
Кичә 3 өлештән торды:
1. "Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә" дип аталган чын күңелдән сөйләшү.
2. "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән шаян интеллектуаль уен.
3. “Мәктәп фотоальбомында безнең йөзләр” видео язма карау.
Кичәне мәктәп директоры ачып җибәрде. Ул мәктәпне, укытучыларын яраткан, онытмаган укучыларны очрашу белән тәбрикләп, зур уңышлар, сәламәтлек теләде. Аннан сүзне студентлар алды. Төрле ВУЗларда белем алучы студентлар үз тормышлары, уку йортлары турында кызыклы итеп сөйләделәр.
Медицина университетының 6 курс студенты Сафиуллина Рузилә укучыларны университет яңалыклары, керү шартлары белән таныштырды. Зиннурова Резедә үзе укыган институт, тулай торакта яшәве хакында тәфсилләп сөйләде. Уку кирәклеген ассызыклады. Укучылар биргән сорауларга кызыклы гына җаваплар бирде. КФУ ның Чаллы филиалында төзүчеләр факультетында укучы Ситдиков Илнар институтта күп төрле юнәлешләр барлыгын, укуы авыр да, күңелле дә, кирәкле дә булуын укучыларга җиткерде. Студентлар мәктәп чорында булган кызыклы вакыйгаларга , истә калган кичерешләргә тукталдылар, үзләренең укулары, уңышлары белән уртаклаштылар, укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кичәнең 2 өлешендә “Акыл- тезген, белем- ат, тезгенеңне белеп тарт” исемле интеллектуаль уенда студентлар белән 11 сыйныф укучылары көч сыныштылар. Сораулар математика, география , әдәбияттан , музыка, сәнгать өлкәсеннән дә бар иде. Очрашу моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Укучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар.
Өченче өлештә Илнарның “Минем укытучыларым” исемле видео язмасы студентларны да, укучыларны да хөрмәт, сагыну хисе белән иркәләде. Укучылыр студентларны һәрчак көтүләрен, мәктәбебезгә ешрак килүләрен теләп калдылар.
Кичәне мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хузахметова Гөлчәчәк Сәлих кызы бик кызыклы, зәвыклы, заманча яңа формада оештырган. Бу очрашу мизгелләре һәркемнең күңелендә озак сакланыр.
Сафиуллина РД Фома урта мәктәбе.
К списку новостей














