Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Нинди һөнәр сайларга?
Опубликовано: 07.02.2013Бүген безнең балалар фән-техника яңалыклары белән таныш. Алар интеллектуаль яктан да үзләрененнән алдагы буыннардан көчлерәк. Ләкин һөнәр сайлау – һәр буын өчен зур сынау.
Нинди һөнәр сайларга? Кызганычка каршы, күп укучыларыбыз диплом алу уе белән генә яна. Шуңа күрә мондый яшьләребез югары уку йортларына белем алу, белгечлек үзләштерү өчен түгел, ә дипломга ия булу өчен генә омтыла. Ә укып чыккач, дипломның кирәге юк. Бу үз чиратында зур фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә мәктәп коллективы бу өлкәдә күп эшләр башкарганда, мәсәлән, әңгәмәләр, экскурсияләр, бигрәк тә профориентация эшен алып барганда, уңай нәтиҗә бирер дип уйлыйм..
5 нче февраль көнне мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары өчен “Төрле һөнәрләр сукмагыннан” дигән кичә булып үтте. Бәйге барышында өч команда көч сынашты. Командалар киләчәктә үз авылларын ничек күзаллавы турында үзлзренең проектларын тәкъдим иттеләр. Студентлар тормышыннан кызыклы вакыйгаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәмне карарга килгән тамашачылар да бәйгене алып баручының барлык уеннарында да зур кызыксыну белән катнаштылар.
Шундый кичәләр укучыларга дөрес профессия сайлауга булышлык итәр, ә югары уку йортларын тәмамлагач, дипломнары киштәләрдә тузанланып ятмас дип уйлыйм.
Педагог- оештыручы Ф.В.Билданова
К списку новостей














