Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
“Ялкын” күңелләрдә ялкын кабызды
Опубликовано: 02.03.2016Сыйныфыбыз белән Казанга барып, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез!" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашып кайттык! Бүләкнең саллысы – музыкаль колонкалар безгә, бәйге җиңүчеләренә эләкте. Укучылар, укытучылар һәм экспертлар катнашында "Укырга вакыт" дип аталган түгәрәк өстәлдә катнаштык. Анда “Уку: искелекме, модамы? Безгә нинди әсәрләр кирәк?” кебек сорауларга җавап эзләдек. Телевидение, милли китапханә, редакциядә эшләүчеләр фикерен ишеттек. Хәзер күпләр заман техникасына мөкиббән киткән вакытта, китап укучылар да юк түгел икән. Бала кечкенәдән китап укып үсәргә тиеш, ә инде үскәч, китапны яки интернетның кайсын сайлавы үз иркенә куелсын дигән фикерне хуплаучылар күп булды.
Тиздән безнең мәкаләләребез журналның электрон сайтында һәм март санында басылачак икән. “Ялкын” белән дуслыгыбыз өзелмәс дип уйлыйбыз, чөнки әлеге очрашу безнең күңелләрдә ялкын кабызды. Кол Шәриф мәчете, Казан Кремле урнашкан урамда йөреп, башкалабызның матурлыгына, төзеклегенә сокландык. Казанга сәяхәтебез хәтеребездә озак сакланыр әле.
7 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Г.Әһлиуллина.
К списку новостей














