Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Фомкинская средняя общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республика Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Фома урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423012, Республика Татарстан, Нурлатский район, д. Фомкино,ул.Школьная ,д.18 / 423012 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Мәктәп урамы, 18 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-52-81 |
| E-Mail: | Sfom.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Фомкинская cош» Нурлатского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Сафиуллин Халим Салихович |
| Год основания учреждения: | 1965 |
| У нас учатся: | 28 обучающихся / укучы |
| У нас учат: | 13 педагогов / укытучылар |
Новости школы
Көчлелегең белән горурланма, кешелегең белән горурлан
Опубликовано: 18.02.2016“Болгар” радиосыннан, милләтебезнең асыл затлары турында сөйләгәннән соң, көн дә: “Син үз халкың, илең өчен нәрсә эшләдең?” дигән сорауны яңгыраталар. Без дә укучыларыбыз белән шул сорауга җавап эзләдек, дөресрәге, илеңнең, халкыңның игелекле баласы булу өчен нинди шартлар үтәлергә тиешлеген өйрәндек.
15 нче февраль – татар халкының асыл уллары туган көн. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил тормышы һәм иҗаты буенча эзләнү эшләре башкарган укучылар Гафурова Алия белән Хәйбуллина Алсуның чыгышыннан соң, 38 яшендә батырларча һәлак булган әдип үрнәгендә игелек эшләү гомер озынлыгыннан тормавын ачыкладык. Әһлиуллин Аязның якташыбыз Гакыйль Сәгыйров исемендәге музей белән интернеттагы сайт аша таныштыруы, Шәрәфетдинова Адилә һәм Абдрахманова Рәзиләнең шагыйрь шигырьләрен күңелдән сөйләүләре дә бик урынлы булды. Гомерен урын өстендә бер хәрәкәтсез үткәргән көчле рухлы якташыбыз. Шулай да авыруы аңа халкыбызның бөек улы булып танылырга комачаулый алмаган дигән нәтиҗәгә килдек без. Әлеге көнне туган тагын бер илаһи талант иясе - җырчыбыз Илһам Шакиров җыр-моңнарын тыңладык. Бер уйласаң, гап-гади нәрсә кебек бит ул җыр һәм җырлау. Юк икән, җыр белән дә халкыңа хезмәт итеп була икән бит. Моңлы сандугачыбыз бөтен гомерен милләтебезгә багышлады, җыры белән халкыбызны бердәм яшәргә чакырды. Әлеге чарада Фома авылы һәм мәктәп китапханәчеләре Розалия Таһирова белән Айсылу Гафуроваларның катнашулары да сорауларга җавап табарга булышты.
Әйе, һәркем үз халкы, үз иленең игелекле баласы була ала икән. Моның өчен гадәттән тыш сәләткә ия булу кирәкми, бары теләк, максат, кешелекле булырга гына кирәк. Муса Җәлил әйткәнчә, көчлелегебез белән түгел, кешелегебез белән горурланып яшик.
Гөлүсә Әһлиуллина, Резедә Сафиуллина,
Фома урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучылары
К списку новостей














