Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №6 «Солнышко» г. Нурлат Республики Татарстан» / Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 6нчы номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423040, Республика Татарстан, Нурлатский район, г. Нурлат ул.Гагарина д14А/ Татарстан Республикасы Нурлат районы Нурлат шәһәре Гагарин урамы 14А йорт |
| Телефон: | +7(843)-452-36-08 |
| E-Mail: | Dssol.nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Детский сад № 6 "Солнышко" |
| Руководитель: | Мугинова Назлыгуль Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 61 воспитанников/61 тәрбияләнүчеләр |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Новости детского сада
День воспитателя и всех дошкольных работников!
Опубликовано: 01.10.2026Безнең балалар бакчасында чыннан да искиткеч тантана булды — без мәктәпкәчә хезмәткәр көнен билгеләп үттек! Бу якты бәйрәм көн саен балаларга үз йөрәгенең бер өлешен бүләк итүчеләргә багышлана: тәрбиячеләргә, ярдәмчеләргә, музыка җитәкчеләренә, пешекчеләргә — сабыйларның көндәлек тормышын якты һәм бәхетле итүчеләргә. Балалар педагоглар белән бергә күңелгә үтеп керерлек котлаулар һәм кечкенә сюрпризлар әзерләделәр. Балалар дәртләнеп биеделәр, үзләренең яраткан җырларын залга бүләк иттеләр, шигырьләрен сөйләделәр — һәрбер сүзендә, хәрәкәтендә рәхмәт һәм мәхәббәт сизелде. Һәр бала үзе өчен олыларның игътибары һәм кайгыртуы никадәр мөһим икәнен күрсәтергә теләгән. Мәктәпкәчә хезмәткәр көне-һөнәри бәйрәм генә түгел, ә хезмәткә хөрмәт күрсәтүнең чын дәресе. Ул балаларга да, өлкәннәргә дә безгә бу дөньяда беренче адымнарны ясарга ярдәм итүчеләрнең сизгерлеге һәм мәрхәмәтлелеге никадәр мөһим икәнен искә төшерә. Бәйрәм гаиләдәгечә уңайлы һәм бик шатлыклы булды!
Рәхмәт сезгә, кадерле педагоглар һәм мәктәпкәчә белем хезмәткәрләре.
К списку новостей














