муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азеевская начальная школа - детский сад Новошешминского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423190,РТ,с.Азеево, ул. Советская д.23 |
Телефон: | +7(843)-483-71-33 |
E-Mail: | SAzeev.Nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азеевская начальная школа-детский сад" |
Руководитель: | Вафина Айгуль Ахатовна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 9 учеников и 15 воспитанников |
У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
Мәктәп тормышы/Жизнь школы
Район Балалар думасына сайлаулар
Опубликовано: 27.04.201227нче апрельдә Акъяр төп гомуми белем бирү мәктәбендә Район Балалар думасына депутат сайлавы булып узды. Чара Акъяр мәктәбенең педагог-оештыручысы Галимова Резидәнең чыгышы белән башланып китте. Аннары методист Рамазанова Алинә бер ел дәвамында эшәнгән эшләргә кыскача күзәтү ясады, сайлауларда гадел булырга чакырды. Шуннан соң 2011-2012 уку елында думаның спикеры булып торган Акъяр мәктәбе укучысы Сөләйманова Алинә дума һәм аның эшчәнлеге турында презентация күрсәтте. Һәр мәктәптән (17 мәктәп) Мәктәп Балалар думасы депутаты һәм аның педагог-оештыручысы килгән иде. Катнашучылар мәктәп думасы эшләгән эшләр турында презентация күрсәттеләр. Чыгышлар беткәннән соң, ниһаять, сайлау моменты килеп җитте: катнашучылар бюллетеньгә үзләренә ошаган кандидат өчен аноним рәвештә тавышларын бирделәр. Тавышларны санаганнан соң, жюри әгъзалары нәтиҗәләрне игълан итте: иң күп тавышны җыеп, Район Балалар думасының яңа депутаты Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Калмыкова Анастасия булды. Соңыннан кунакларны чәй табыны көтә иде.
К списку новостей