• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт
Телефон: +7(843)-483-62-12
E-Mail: SAkb.nsm@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Акбуринская ООШ"
Руководитель: Латыпов Харис Харрасович
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 14 ученика/бездә 14 укучы укый
У нас учат: 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта

Новости Акбуринской ООШ

Әниләр бәйрәме

Опубликовано: 28.11.2011

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гмерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп  үстерү- һәр  ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлап җыр яңгырый.

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә "Әниләр көне" бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бәйрәмдә укучыларыбыз да актив катнашалар. Алар әниләргә теләкләрен төрле-төрле, матур-матур открыткалар, рәсемнәр, кул эшләре, шигырьләр, җырлар аша җиткерәләр. 

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелемнән Әниләр көне белән котлыйм. Сезгә тормышыгызда гаилә бәхете, балаларыгызга ана назы биреп, аларны аңлап, туры юл күрсәтеп яшәвегезне телим.

  Әниләрдән дә изгерәк, алардан да кадерлерәк кеше бармы икән дөньяда?!

 



К списку новостей