муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Март! Яз башы, язның беренче ае... 01.03.2017
Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз белән әйтерсең, барлык тирәлек, яңадан яңара, табигать озакка талган йокысыннан, күкерәк тутырып сулыш алып күзен ача. Язгы табигать әйтерсең яңа туган сабый! Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... бар табигать әйтерсең яңадан туа, яңадан яра-ла. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез - 8 нче Март Халыкара хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhалеге дә, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы ләлә чәчәк ата.
-
Бүген Җиһангирова Шәмсия Гатуф кызының туган көне 28.02.2017
Язлы күңел
Үләннәргә кунган энҗеләрне
Чык бөртеге диеп алданма, –
Сине сагынудан сыкрап чыккан
Күз яшьләрем тамды аларга.
Тәрәзгә сарылган тамчыларны
Яңгыр гына диеп карама, –
Өзелеп яратуга түзалмыйча,
Күз яшьләрем шулай тама ла.Сары иңгән яфракларга карап,
Минем дә бит күңел боега;
Яфрак түгел, сине көтә-көтә
Гомерләр бит шулай коела.
Язлы әле күңел, назлы әле –
Көзләр җиткән диеп алданма.
Кил син миңа мәңгелеккә диеп,Язмышларны беркөн алда да.
Язучы, “Яңа гасыр” радиосының баш редакторы
Ш.Г.Җиһангирова Мөслим районының Баек авылында 1951 елның 28 февралендә дөньяга килә. Урта белемле Казан шәһәрендә ала. 1974 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.
Шәмсия – бик күп популяр җырлар авторы; моңа кадәр ул үзенең лирик шигырьләре белән танылу алды. Укучылар аның “Төсле моң”, “Яшел гармун”, “Җирсу” китапларын яратып укыды. Шәмсия Җиһангирова–ТР Язучылар берлеге члены. Бүгенге көндә “Яңа гасыр” радиосында баш редактор булып эшли.
Ул шулай ук күп кенә повесть һәм әсәрләр, юмористик хикәяләр авторы да. Аның каләменнән матурлык һәм җылылык бөркелә. Ул – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә.
Ш.Җиһангирова – 1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
-
Фиалка- миләүшә гөле. Ул гороскоп буенча кыслаларга бик килешә. Аларда бу гөл бик матур булып үсә һәм әнә рәсемдәгечә бик күп чәчәк ата. Әгәр кыслаларның кәефе начар булса гөл дә күңелсезләнә. 27.02.2017
Күгәрчен түше кебек –
Төрле төсләргә керәм,
Төс белән генә мактанмыйм,
Тәмле исләр дә бирәм.
Миннән сыгып алган суны –
“Ислемай” дип йөртәләр.
Бәйрәм көнне костюмнарга,
Күлмәкләргә сөртәләр.
-
Ватанны саклау-изге эш. 25.02.2017
Ватанны саклау – ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 23.02.2017
Хөрмәтле абыйлар, егетләр, әтиләр!
Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!
Сез көчле,сез батыр,сез—безнең куаныч!
Сез—алтын багана, гаиләдә сез -терәк !
Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !
-
Туган тел көне 21.02.2017
Бүген Акбүре төп гомуми белем мәктәбендә “21нче февраль -Халыкара туган тел көне”нә багышланган чара үткәрелде. Укучылар тел темасына багышланган презентация карап үттеләр, рәсемнәр карадылар, бик кызыксынып сорауларга җавап бирделәр.
-
Туган тел - Туган җир кебек кадерле һәм газиз. 21.02.2017
-
Ел сыйныф җитәкчесе бәйгесе. 20.02.2017
Акбүре төп мәктәбенең 2,4 нче сыйныфының сыйныф җитәкчесе Билалова Алсу Минневәкил кызы районкүләмендә үткән сыйныф җитәкчеләр бәйгесендә катнашты.
-
"Батырлык" дәресе 18.02.2017
Бүген Акбүре музеенда "Батырлык дәресләре" үтте. Әлеге дәресләрдә укучылар тыныч тормышта батырлык күрсәтүчеләр-суга батучыларны, янгын эчендә калучыларны коткаручылар, мохтаҗларга ярдәм итүчеләр,сугыш кырларында батырлыклар күрсәтүчеләр һ.б. батырлар турында бай эчтәлекле әңгәмә оештырдылар. Әлеге чара укучыларга патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирүдә уңышлы булды.
-
Бүген сыйныфларда юл йөрү кагыйдәләре һәм яктылык кайтаручы элементлар буенча тәрбия сәгатьләре үтте. 17.02.2017