Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Акбуринский детский сад «Кояшкай» Новошешминского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул.Комсомольская , д.30 |
Телефон: | +7(951)-065-64-29 |
E-Mail: | gulsira.67@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Акбуринский детский сад "Кояшкай" Новошешминского муниципального района РТ" |
Руководитель: | Хасаншина Гульсира Нагимулловна |
Год основания учреждения: | 2014 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
Новости Акбуринской ДОУ
"Якташыбыз,язучы Шамиль Нәфигулла улы Шәйдуллинга истәлекле такта ачу тантанасы"
Опубликовано: 30.03.2015
Якташыбыз,язучы Шамил ага Шәйдуллинга мемориаль такта ачылды.
Ак шомыртлы , җиләкле аланнар, Сандугачлы зәңгәр язларым. Сызылып бара җәем...йөрәкләрдә Мәңге калса икән җырларым.
Ш.Шәйдуллин.
Шамил Шәфигулла улы Шәдуллин 1939 елның 13 мартында Татарстанның Яңа Чишмә районы Сөлчәбаш авылын- да туган. Әтисе Нәфыйгулла агай сугыш кырларында ятып кала. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач,1956елда Ташкентка чыгып китә.Пахта заводында, Ташкент заводларының берсендә слесарь булып эшли.Шуннан армиягә алына. 1964 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң Чистай сәгать заводында слесарь-көйләүче булып эшли,шунда шунда цехком профсоюзы рәисе вазифасын башкара, кичке урта мәктәптә укый. Аннан соң гаиләсе белән Казанда яши башлый- лар. 1966 елда Төрекмәнстанга китеп баралар.Анда аңа милициянең участок инспекторы да, өлкән тикшерүче дә,җинаятьләрне тикшерү бүлеге мөдире булып та эшләргә туры килә. 1968-1973 елларда читтән торып Ташкент СССР эчке эшләр министырлыгы академиясен тәмамлый. 1976 елда КамАЗ төзелешенә,яр Чаллыга кайтып БХСС бүлегенә эшкә урнаша, җинаятьчеләрне эзләү бүлеген дә эшли. 1966 елның 23 сентябреннән алып 1995 елның 26 августына кадәр хокук саклау органнарында хезмәт итә. 1976 елдан гомеренең соңгы елларына кадәр Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Милиция майоры, Хезмәт ветераны Шамил Шайдуллин 1995 елдан Рәсәй һәм 1996 елдан Татарстан Язучылары берлеге әгьзасы иде. Шамил Нәфыйгулла улы Шәйдуллин 2008 елның 1 гыйнваре иртәсендә каты авырудан вафат булды,Яр Чаллы зиратында җирләнде.
К списку новостей