МАОУ «Лицей-интернат №7» Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420124, г.Казань, ул.Четаева, д. 37,а |
Телефон: | +7(843)-520-27-63;+7(843)-520-27-68 |
E-Mail: | litsey7@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "Лицей-интернат №7" |
Руководитель: | Файзутдинов Ильдар Маликович |
Год основания учреждения: | 1994 |
У нас учатся: | 244 (0 ин.гр.) |
У нас учат: | 38 |
Новости лицея-интерната №7
Посещение обсерватории
Опубликовано: 26.09.2014Бу дөньдада күккә карап, йолдызларны күзәтмәгән, хыялланмаган берәр кеше бармы икән? Без дә бу турыда күптән уйлап йөрдек. Ниһаять, Яшел Үзән районында урнашкан, Казан университеты каршындагы обсерваториягә сәяхәткә киттек. Автобус соң килү сәбәпле бераз борчылсак та, обсерватория хезмәткәрләре безне бик җылы каршыладылар. Лекция укылачак залга керү белән, гаҗәпкә калдык. Зал йолдызлы күкне хәтерләтә. Лекция барышында йолдызлы күк гел алмашынып тора: син әле үзеңне экваторда, әле төньяк полюста хис итәсең. Йолдызларны беренче гарәпләр өйрәнә башлаганнар, шуңа күрә исемнәре дә гарәпчә: Сириус, Омега... Лекцияне укучы безне йолдызлар турындагы төрле мифлар белән таныштырды. Соңыннан планеталар парады, телескоп тарихы турында кино күрсәтелде. Беренче телескопны Галелио Галилей уйлап тапкан икән. Обсерватория хезмәткәрләре балаларны ял иттерергә дә өлгерделәр: физик закончалыкларны белүләрен тикшереп, конкурслар уздырдылар. Алар арасында гравитация закончылыгы да, робототехника да бар иде. Астрономияне иң яхшы белүчеләр үз көчләрен сынап карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Мәсәлән: астрономик берәмлек ничә километр? Безгә иң якын галактика нинди? Иң истә калганы, әлбәттә, күк йөзен чын зур телескоп аша карау булды. Кичке сәгать ун. Артта укылган 7 дәрес, экскурсия... Арсак та, күңелләр шат иде... Экскурцияне оештырган Леонид Юрьевичка рәхмәт сүзләрен SMS җибәреп, кайтыр юлга чыктык.
К списку новостей