Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №170 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения"
Визитная карточка
Адрес: | 420126, РТ, г. Казань, ул. Фатыха Амирхана, д.10а |
Телефон: | +7(843)-521-46-79;+7(937)-523-48-89 |
E-Mail: | madou.170@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №170" |
Руководитель: | Краснова Гузалия Шамиловна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 141 |
У нас учат: | 10 |
Новости детского сада №170
8 март хатын - кыз бәйрәме!
Опубликовано: 06.03.2019Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны зурлау, аерата игътибар күрсәтү көне.
Хатын-кызның гүзәл һәм серле образы гасырлар буена меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сурәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнең гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.
Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде! Шушы теләкләр белән сезне котлыйлар 170 нче балалар бакчасына йөрүче балалар, әти әниләр һәм коллектив.
К списку новостей