Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
E-Mail: | licey146kzn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 1504 учеников, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 78 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
“Сөекле туган телем!”
Опубликовано: 27.02.2017Халыкара Туган тел кысаларында, 22 февраль көнне мәктәбебездә җырлы-биюле “Сөекле туган телем!” чарасы булып узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бәйрәмебезне “Бәхеттә,шатлыкта...” җыры белән ачып җибәрделәр. Аларның сәхнә түренә чыгып җырлаулары укучыларыбыз өчен яңалык булды. Зал аларны көчле алкышлар белән бик тә җылы каршы алды.
Бәйрәмдә 2-11 класс укучылары бик теләп катнашып, татар халык, эстрада җырларын оста итеп башкарулары белән таң калдырдылар . Украин, төрек халкы җырларын тамашачыларыбызга җиткерүчеләр - мәктәбебез сандугачлары Минһаҗева Аделина (11 кл.) һәм 6,7 класс кызлары. Шундый талантлы егет-кызларыбыз булганда, мәктәбебез сәхнәсендә туган телебездә һәм төрле телләрдә җырлар һәрвакыт яңгырар.
“Сабантуйда”, “Тала-тала” көенә башкарылган бию залдагы тамашачыларны дәртләндереп җибәрде. Укучыларыбыз өчен биеп яши белү, бәхеттер ул, мөгаен. Тамашачыларыбыз аларны алкышларга күмделәр.
Сәхнәбез түрендә бәйрәмебез кунагы, күп санлы фестивальләр лауреаты, танылган җырчы , автор башкаручы Булат Зыятдинов үзенең җырлары белән залыбызны тагын да җанландырды.
Матур сүзне матур сүзгә
Сөйләдек , җырладык бәйләп кенә.
Әйләнсен һәр көнебез
Туган көн бәйрәменә.
К списку новостей