• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ново-Савиновский
  • Школы
  • Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 "Ресурс"» Ново-Савиновского района г. Казани. Казан шәһәре Яңа Савин районы "146-нчы "Ресурйс" лицее" "муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а
Телефон: +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13
E-Mail: licey146kzn@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"»
Руководитель: Каримова Диляра Салиховна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 1504 учеников, из них иностранных граждан 6
У нас учат: 78 учителей, язык обучения: русский

Новости лицея №146

“Системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен проектлау” темасына багышланган семинар

Опубликовано: 14.10.2016

     2016 нчы елның 11 октябрендә Республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының  “Системалы-эшчәнлекле юнәлеш нигезендә татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен проектлау” темасына багышланган семинары булып узды. Семинар кысаларында татар теле укытучылары ФДББС-на һәм сингапур технологиясенә нигезләнеп дәресләр күрсәттеләр.

     Шулай ук мәктәбебез директоры Кәримова Диләрә Салих кызының һәм милли мәгариф сораулары буенча директор урынбасары Н.С. Яббарованың чыгышлары мәктәп эшчәнлеге турында презентация белән үрелеп барылды.

    Семинарның рефлексия этабында тьютерларыбыз С.Т.Рахманова һәм Д.М.Замалтдинова тарафыннан үткәрелгән коучинг кунаклар өчен яңалык булды.

     Республикабызның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан килгән кунакларыбыз безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары үткәргән дәресләргә югары бәя бирделәр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

  Республикабызның төрле шәһәрләреннән,районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының фикер-карашлары:

Мамадыш шәһәре, “1 нче мәктәп”

Габдрахманова Гөлфия Раифовна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

           Искиткеч мәктәп! Әле мондый мәктәпне күрргәнебез юк иде. Уку-укыту өчен барлык шартлар да бар, тудырылган. Балалар актив, тәртипле, Татарча бик матур итеп исәнләшәләр. Телне камил белүчеләр дә бар.Бу мәктәп-хыялдагы мәктәп! Башка мәктәпләр дә бу мәктәп кебек булырга тиеш. Сүз үрнәк алыр өчен эталон, үрнәк безнең өчен! Директор үз коллективын хөрмәт итә. Д.С.Кәримовага, бөтен коллективка зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!

 

 

Яр Чаллы шәһәре, “20 нче мәктәп”

Гарипова Д.Г., татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

  Уникаль мәктәп! Татар теле кабинетлары – барысы да бик ошады, гаҗәпләндерде. Татар теле кабинетлары яхшы җиһазландырылган, укытучылары мөлаем, игътибарлы. Дәресләрне ФДББС-ына туры китереп, заманча технологияләр кулланып күрсәттеләр. Күренеп тора: дәвамлы эшчәнлек бара, нәтиҗәсе дә сөенечле. Рус телле укучылар сорауларга аңлап җавап кайтаралар.  Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына теләгем: сәламәт булып, эшләреннән дәрт алып эшләсеннәр. Уңышлар сезгә!

 

 

Лениногорск районы, Тимәш урта мәктәбе

Хайрова Р.Ф. татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

         Мәктәп администрацисенә һәм татар теле , әдәбияты укытучыларына олы рхмәтебезне җиткерәсебез килә. Семинар программа буенча төгәл барды. Дәресләр тирән эчтәлекле, методик яктан ФДББС таләпләренә туры китереп  төзелгән. Укытучылар төрле алымнардан оста файдаландылар (сингапур структуралары, ИКТ, уен, проект һ.б.) Укучылар әзерлекле, дәрескә теләп, кызыксынып йөрүләре күренә.

             Ашханә – үзе бер әкият дөньясы. Мондый ашханәне төшемдә дә күргәнем юк.

              Киләчәктә дә авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез.     



К списку новостей