Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение «Лицей №146 » Ново-Савиновского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420137, г. Казань, ул. Маршала Чуйкова, д. 89, к. а |
Телефон: | +7(843)-521-60-22;+7(999)-163-75-13 |
E-Mail: | licey146kzn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ «Лицей №146 "Ресурс"» |
Руководитель: | Каримова Диляра Салиховна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 1504 учеников, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 78 учителей, язык обучения: русский |
Новости лицея №146
“Китап дөньясында” конкурсы
Опубликовано: 25.04.2016Китап – иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Тапталган сүзләр, әмма бик тирән мәгънә салынган аларга. Бөек Тукай да: “ ...Шул вакытта мин кулыма китап алам”,- дигән бит. Китап яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә, кыскасы, суы кимемәс рухи чишмә ул.
Китап – дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку- иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. 22 апрельдә 6б класс укучысы Закирова Эвелина укытучысы Рафикова Алсу Хабилевна җитәкчелегендә шәһәр күләмендә үткәрелгән “Китап дөньясында” конкурсында катнашып, I дәрәҗә дипломга , ә 8б класс укучысы Гасанов Камил укытучысы Гыйрфанова Зиләрә Рафаилевна җитәкчелегендә иҗади эш башкарып, II дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
К списку новостей